Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тарих, рус әдәбияты, химиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле

1 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан тапшырылган тарих, рус әдәбияты һәм химия буенча Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды.

 Быел химия һәм рус әдәбиятыннан уртача баллар былтыргыга караганда бераз түбәнрәк. Тарих буенча нәтиҗәләр аз гына яхшыртылган.

Химия буенча БДИны 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 2154). Уртача балл 66,88 тәшкил иткән (2025 елда – 69,43). 100 балл җыючылар саны – 67 кеше, узган ел мондый нәтиҗәгә 114 укучы ирешкән иде. Имтиханның минималь 36 баллык чиген 205 катнашучы үтә алмаган.

Рус әдәбияты буенча БДИны 725 укучы тапшырган (2025 елда – 644). Уртача балл 72,08 булды (2025 елда – 74,22). 100 балл җыючылар саны – 64 кеше, ә узган ел алар 80 булган. Минималь 32 балл чиген 11 катнашучы  үтә алмаган.

Тарих буенча БДИны 1486 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 1404). Ике укучы имтиханны җитди сәбәп белән тәмамлый алмаган һәм 23 июньдәге резерв көнендә имтихан бирәчәк.

Тарих буенча уртача балл 61,50 тәшкил иткән (2025 елда – 60,91). 100 балл нәтиҗәсенә бер генә укучы ирешкән, бу күрсәткеч узган елдагы белән бер дәрәҗәдә калган. Минималь 32 балл чиген 66 катнашучы үтә алмаган.

БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр бер предметтан кабат имтихан тапшыра алачак: химия һәм рус әдәбияты буенча – 8 июльдә, тарих буенча – 9 июльдә. Әмма бу очракта беренчел нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев