Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тарих фәнен яхшы белүчеләр ачыкланды

19-23 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының VII-XI сыйныфларында укучылар өчен тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.

Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча призерлар арасында Зәй укучыларының булуы безнең өчен аеруча куанычлы. Алар 7нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Диана Шакирова, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең XI сыйныф укучысы Кирилл Кандалинцев, 7нче һәм 2нче мәктәпләрнең XI сыйныф укучылары Артемий  Абдулов һәм Кристина Соловьева.

Мәктәп укучыларының тарих буенча республика олимпиадасы призерларын әзерләгән укытучылар Юлия  Запека,  Анна Белышева, Валентина Колесова.

фото: мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев