Тарих белән кызыксыну – аның җанында
Людмила Симонова юбилеен билгели.
Бу көннәрдә безнең район басмаларын актив укучы, актив хәбәрчебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Михайловна Симонова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Людмила Михайловнаны Зәебезнең «аяклы энциклопедиясе», дисәк тә, ялгыш булмас. Түбән Кама районы Ширәмәт авылында туган кызның үсмер еллары, бүгенге көнгә кадәр тормышы Зәй белән бәйләнгән. Ул 1971 елда Иске Зәй бистәсендә 1нче мәктәпне бетергәч, Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керә, аны 1975 елда уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын шәһәрнең 5нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. 13 ел дәвамында халык депутатларының Зәй шәһәр Советы башкарма комитетында эшли. Оештыру эшләре инструкторы була, мәдәният бүлеге мөдире, соңрак КПССның Зәй шәһәр комитеты консультанты вазифасын башкара.
Ә инде 1991 елның декабрен-нән Людмила Симонованың хезмәт биографиясе шәһәр, район тарихын өйрәнү белән бәйле. Ул егерме ел дәвамында туган як тарихын өйрәнү музеен җитәкләде. Аны музейны төп оештыручыларның берсе, дисәк тә була. Әле бүгенге көндә дә кече Ватанына чын күңелдән гашыйк ханым төбәк тарихын өйрәнүдән туктамады, 1995 елдан хәзергә кадәр музейның өлкән фәнни хезмәткәре вазифасында эшли.
«Без музей коллективы хезмәткәрләрләре белән берлектә һәр яңа табылган экспонатка чын күңелдән сөенеп эшлибез, һәр әйбернең тарихын өйрәнәбез. Шәһәр тарихына кагылышлы күп кенә экспозицияләр, Бөек Ватан сугышына карата әзерләнгән күргәзмәләр, рәссамнарыбызны, гамәли-сәнгать әсәрләре тудыручыларны, билгеле шәхесләрне барлауга багышланган чараларны күпләп әзерләдек», — ди Людмила Михайловна.
Ул безнең район басмаларында күпсанлы тарихи, фәнни язмалары белән дә чыгыш ясап килә. «Мәктәп тавы» проекты өстендә эшләү буенча да күп көч куйды. Людмила Симонова Рәйсә Мартынова проекты буенча Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучы якташларны барлауга багышланган «Помни имя свое» китабын әзерләүдә дә төп рольне уйнады. Зәй крепосте тарихына бәйле шактый гына документаль эшләрне музейга кайтару аның дәүләт архивлары аша эзләнүләр алып баруы нәтиҗәсендә мөмкин булды, яңа фактлар ачыкланды.
Людмила Михайловна өч тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайланды. Ул — «Патриот России» XVII Бөтенроссия бәйгесе лауреаты, «ТАССРның 100 еллыгы» медале, ТР Мәдәният министрлыгы Мактау грамоталары, район башлыгы рәхмәтенә ия.
Без мөхтәрәм затны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев