Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тарих белән кызыксыну аның җанында

Бу көннәрдә безнең район басмаларын актив укучы, актив язышучы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Михайловна Симонова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Людмила Михайловна Зәебезнең «аяклы энциклопедиясе» дисәк тә ялгыш булмас. Түбән Кама районы Ширәмәт авылында туган кызның үсмер еллары, бүгенге көнгә кадәр тормышы Зәй белән бәйләнгән. Ул 1971 елда Иске Зәй бистәсендә 1нче мәктәпне бетергәч, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә, аны 1975 елда уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын шәһәрнең 5нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. 13 ел дәвамында халык депутатларының Зәй шәһәр Советы башкарма комитетында эшли. Оештыру эшләре инструкторы була, мәдәният бүлеге мөдире, соңрак КПССның Зәй шәһәр комитеты консультанты вазифасын башкара.

Ә инде 1991 елның декабреннән Людмила Симонованың хезмәт биографиясе шәһәр, район тарихын өйрәнү белән бәйле. Ул егерме ел дәвамында туган як тарихын өйрәнү музеен җитәкләде. Музейны ул төп оештыручыларның берсе, дисәк тә була. Әле бүгенге көндә дә кече Ватанына чын күңелдән гашыйк ханым, төбәк тарихын өйрәнүдән туктамады, 1995 елдан хәзергә кадәр музейның өлкән фәнни хезмәткәре вазифасында эшли.

«Без музей коллективы хезмәткәрләрләре белән берлектә һәр яңа табылган экспонатка чын күңелдән сөенеп эшлибез, һәр әйбернең тарихын өйрәнәбез. Шәһәр тарихына кагылышлы күп кенә экспозицияләр, Бөек Ватан сугышына карата әзерләнгән күргәзмәләр, рәссамнарыбызны, гамәли-сәнгать әсәрләре тудыручыларны, билгеле шәхесләрне барлауга багышланган чараларны күпләп әзерләдек», — ди Людмила Михайловна.

Ул безнең район басмаларында күп санлы тарихи, фәнни язмалары белән дә чыгыш ясап килә. «Мәктәп тавы» проекты өстендә эшләү буенча да күп көч куйды. Людмила Симонова Рәйсә Мартынова проекты буенча Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучы якташларны барлауга багышланган «Помни имя свое» китабын әзерләүдә дә тоөп рольне уйнады. Зәй крепосте тарихына бәйле шактый гына документаль эшләрне музейга кайтару, аның дәүләт архивлары аша эзләнүләр алып баруы нәтиҗәсендә мөмкин булды, яңа фактлар ачыкланды.

Людмила Михайловна өч тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайланды. Ул «Патриот России» XVII бөтенроссия бәйгесе лауреаты, «Татарстан республикасы 100еллыгы медале», ТР Мәдәният министрлыгы Мактау грамоталары, район башлыгы рәхмәтенә ия.

Без мөхтәрәм затны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез.

Фото «Зәй-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев