Тәрбиячем – остазым
Хезмәт юлын сабыйларга тәрбия бирүгә багышлаган педагог.
27 сентябрьдә илебездә мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүчеләр, тәрбияче-педагоглар көне билгеләп үтелде. Районыбызда әлеге һөнәр ияләрен яратып бәләкәчләрнең икенче әниләре, дип атыйлар. Бүген сүзебез әнә шундыйларның берсе «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Юнысова турында.
«Үскәч кем буласың?».
«Балачакта бу сорауны еш бирәләр бит ул. Ә мин бер дә уйлап тормыйча, «Люция апа кебек тәрбияче», — дип җавап бирә идем.
Тәрбиячемнең матур киенүенә, шаярта, әллә кайдан гына сиңа ярдәм кирәк булуын күреп алып булышуына соклана идем һәм аның кебек буласым килә иде.
«Күкчәчәк» балалар бакчасында узган балачагым бик бәхетле үтте минем, чөнки биредә тәрбиячеләребез һәр баланы өйдәге кебек якын итәләр иде. Тәрбияче апабызны без яратып, якын итеп, үзебезчә татарчалап «Люция апа», дип дәшә идек. Үзе дә җайлы-ипле, кырыелыкны белми торган кеше ул. Әниебезне сагынып елаганда юата, ата-аналар җыелышында һәр баланың уңай ягын күреп мактый торган педагог турында җылы хисләр саклана.
«Исәнме, акыллым Гөлшат. Килеп җиттеңме? Әйдә чишен, әнә сине яңа уенчыклар көтеп тора». Люция апа мине әнә шул сүзләр белән елмаеп каршы алды тәүге тапкыр бакчага килеп кергәч.
Балалар бакчасында үткән балачак еллары һәр кешенең язмышында иң матур истәлекләргә бай, сөенечле бер чор булып урын аладыр. Мин дә еш кына күңелдә уелып калган мизгелләрне сагынып искә алам. Тәрбиячебез безне еш кына табигать кочагына алып чыга иде. Шулай бер вакыт җәйнең матур бер көнендә болынлыкка юл алдык. Юлда барганда очраган бер чәчәк, үлән, бөҗәк белән таныштыра барды. Бара торгач ап-ак ромашкалы урынга килеп чыктык, үзем дә сизмәстән, берничә ромашканы өзеп алдым. Шунда ук, их мин әйтәм әле кичә генә Люция апа чәчәк үләннәрне өзмәскә, аларның гомерен бетермәскә, дип сөйләгән иде. Мин кырын эштә тотыласымны аңладым да, әле күрмәгәндер дип чәчәкләрне үләннәр арасына ташладым. Ә тәрбияче апа барын да күрә, белә шул. Ул мине чакырып алды да, чәчәкләрне син ташладыңмы, дип сорды. Ә мин башта тын гына оялып басып тордым да, ишетелер-ишетелмәс кенә «әйе» дидем.
«Дөресен әйтүең әйбәт, әмма чәчәкләрне өзеп ташлавың начар. Әйдә, без аларны алып кайтып бүлмәбезгә суга утыртыйк,» — диде ул.
Әлбәттә бу минем өчен гомерем буе онытылмаслык тәрбия чарасы булды. Тәрбияченең төрле хәлләрне көйли белүе дә миңа үрнәк булды. Салкын кышның буранлы бер көнендә инде караңгы төшсә дә, балаларны алып бетерсәләр дә мине бакчадан алучы булмады. Мин үксеп-үксеп еларга керештем. Ә Люция апа мине әнием кебек йомшак итеп кочаклап аркамнан сөйде дә, киендереп үз өенә алып кайтып китте. Ул аны кунакка дәшәм мин сине бүген, дип атады. Һәм өйләренә кайткач кунак кызына дип, бик тәмле итеп коймак пешерде. Аның тәме әлеге вакыйганы искә төшергән саен телемдә тоела. Ә әти-әнием мине берсе төнге дежурда, икенчесе күрше районда конференциядә булу сәбәпле үз вакытында ала алмаганнар.
Ә инде үсеп үзем тәрбияче һөнәрен сайлагач без Люция Фоат кызы белән бер коллективта «Кояшкай» балалар бакчасында эшли башладык. Янәшәмдә генә үз эшенең остасы, киңәш алырдай кеше булуына бик сөендем. Тәрбияче-педагог сыйфатында 38 ел хезмәт стажы булган Люция Юнысова бакчада сабыйларның яраткан апалары булса, без яшь белгечләргә нык-лап таянырдай төпле киңәшче дә булды. Ул миңа да беренче эш көннәремнән үк үз өстемдә даими эшләү мөһимлеген, балаларны яратуыңны аларга сиздерү кирәклеген төшендерде. Хәзер дә әле еш кына буш вакытым булса мин аның төркеменә кереп, балалар белән ничек аралашуын күзәтәм, тәҗрибә туплыйм. Ул һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын ачыклап, шул юнәлештә сабыйның мөмкинлекләрен үстерүне максат итеп куя. Шаян-шукларга да ачкыч таба белә, тыңлата, төрле шөгыльләргә энергияләрен юнәлтә.
Люция Фоат кызы тырышкан, эзләнгән, үз өстендә эшләгәннәргә перспективалар бар дип тә шатлана.
— Бик күп һөнәри бәйгеләр үткәрелә. Алар һичшиксез үзеңне сынап кара. Ул бәйгеләрдә тәҗрибә уртаклашып, күп эш ысулларына өйрәнеп кайтасың. Замана баласына тәрбия, гыйлем бирер өчен үзеңә күп белергә, актив, кыю булырга кирәк. Беренче елда гына
уңышка ирешмәсәң күңелеңне төшермә, үҗәт бул тагын катнаш. Максат куй аңа туры бар, — дип рухландырып тора остазым.
Люция Фоат кызы эштә генә түгел, йортында да уңган хуҗабикә. Аның ишегалдын, бакчасын төрле чәчкәләр бизи. Үзе дә чәчкәләрен иртән үк күңелемне яңа көн туганга сөенү хисе белән тутыралар, ди.
Кыскасы, һәр туган көннән, хезмәтеннән тәм табып яши белә Люция Юнысова, шуңа да ул самими сабыйларның күңел түренә кереп урнаша.
Гөлшат Әгъзамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев