Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тәрбия – шәхси үрнәк ул

Күңелен, эш-гамәлләрен мәрхәмәтлелек биләгән кешеләр сокландыра. Шуларның берсе – кеше бәхетенә сөенеп, кеше кайгысына борчылучы, Якты күл авылы мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче югары белемле мөгаллимә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадрия Сөнгатуллина.

- Мин Чирмешән районы Кормаш авылында күп балалы гаиләдә туып үстем. Әти-әнием гади генә булсалар да, киң күңелле кешеләр. Беркемнән гаеп тапмыйлар, беркемнең гайбәтен сатмыйлар. Гел эш белән яшиләр, юкка вакыт үткәрергә вакытлары юк аларның. Бик дус, бер-берсен ярты сүздән аңлый торган пар булып яшиләр. Аларның әле хәзер дә исән-сау булулары белән мин бик бәхетле, - ди ул. 
 

Оясында ни күрсә, очканында шул була. Әлеге сүзләрнең хаклыгына яшь барган саен ныграк ышанасың. Кадиря ханым да күп нәрсәгә әнисеннән  өйрәнгәнен өйтә. 

- Кечкенәдән үк безгә кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз, бер яхшылык меңе белән кайтарыр, байлыкка кызыкмагыз, булганына шөкер итегез, таш белән атканга да  аш белән атыгыз, дигән сүзләрне кабатлап тордылар. Хәзер дә кайткан саен искә төшерә әниебез үзенең үгет-нәсыйхәтләрен. Әти-әниебез без – алты баланың миһербанлы, тырыш, тәртипле, белемле булып үсүен теләделәр. Һәм теләкләренә ирештеләр дип ышанам мин. Аларның төпле киңәшләренә, акыллы сүзләренә таянып, намус белән яшибез, - дип тә өстәде ул.

Кадрия ханымның  ире Илнар Икмәк кабул итү пунктында шофер булып эшли. Нурлат районы Әлмәт авылында туып үскән ул. Бу парның безнең якларга ничек килеп эләгүе  кызыксындырды мине. Гаилә корып җибәргәннән соң, биредә яшәүче танышларына кунакка килгәч, Зәй шәһәренең матур табигате, халкының кунакчыллыгы күңелләренә хуш килгән. Күп тә уйлап тормыйча, шушында килеп нигез корырга карар кылганнар. Үз көчләре белән йорт җиткереп, Мирный бистәсендә тату гына 21 ел бергә яшиләр.

Алар гадилекләре, табигыйлекләре белән үзләренә караталар. Башкаларга киңәшләр дә бирәселәре килми. Чөнки һәр гаиләнең үз тәртипләре, безгә яраган башкаларга ярамаска мөмкин дигән фикердә алар. Шулай да кешеләрне сокландырып, яхшы үрнәк күрсәтеп яшәүнең сере нәрсәдә дигән сорауга Кадрия: “Бер-береңне ихтирам һәм хөрмәт итәргә онытмаска”, - ди кыска гына итеп. 

Мәхәббәт җимешләре булып туган өч бала нәкъ үзләре шикелле әдәпле, ярдәмчел, уңган-булганнар. Зур кызлары быел Самара медицина колледжын тәмамлый. Малайлары төзүче һөнәрен сайлаган: Чаллыда төзүчеләр колледжы студенты. Кечкенә кызлары мәктәптә укый. Әле өчесе дә хоккей түгәрәгенә йөрүләре  белән дә сокландырды.

Кадрия Сөнгатуллина 24нче елын яраткан эшендә. Быел ул мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче беренчеләр өчен дә җан ата. Авыл мәктәпләрендә алган белем, шәһәрнекеннән бергенә дә ким, димәс идем. Укучыларга әзер белемне бирү генә түгел, ә бәлки шуны табар өчен юнәлеш бирү, аны табарга өйрәтүне төп максат итеп куя Якты күл мәктәбендәге югары белемле, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз укытучылар.

- Коллектив шатлык булса да, кайгы килсә дә үзара уртаклашып, ярдәмләшеп, бер гаилә булып яши белә, - дип шатлана Кадрия ханым.

Укытучы, барыннан да элек, үз-үзен тотышы, гамәлләре, гомумән, әхлак сыйфатлары белән үрнәк булырга тиеш дигән фикерне дә хуплый ул.

“Булганнан бар да була” дигән сүзләр хактыр. “Энергетик” Мәдәният сараенда эшләп килүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубы ансамблендә җырлап йөрергә дә вакыт таба Кадрия Шәһитовна. Үз машинасы белән руль артына утырып, ансамбль егет-кызларын кая кирәк, шунда алып барырга да кыенсынмый.

Кадрия Сөнгатуллина белән  әңгәмәбез аның юбилей көннәренә туры килде. Алтын көз аенда туган ул. Ә көз – ямансу булса да, мул уңышлы, муллыгы белән сөендерә торган бай фасыл. Аның гомер көзе дә шундый булсын дигән теләктә калабыз.

         Фәния Әгъзамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев