Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тәмәкесез көн

31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул бөтен дөньяда «тәмәкесез көн» буларак билгеләп үтелә.

 Тарту-тартмау һәркемнең үзенә бәйле. Теләмәгән кешене берәү дә көчләп тарттырмый. Бу начар гадәткә укучы балалар, үсмерләр өйрәнүе аяныч, чөнки буыны да ныгып өлгермәгән үсмернең организмы нечкә, агуга тиз бирешүчән була. Никотин йөрәк-кан тамырлары системасына гына тәэсир итеп калмый, ашказаны-эчәк авыруларына да сәбәпче. Ул кан тамырлары тибүен ешайта, кандагы гемоглобинны һәм организмның физик мөмкинлекләрен киметә.
 Тәмәке сумаласы яман шеш авыруларын тизләтә. Һәр сигарет 15 минутлык гомерне кыскарта, ди галимнәр. Көненә биш сигарет тарткан кешенең эшкә сәләтлелеге 40 процентка кимүе билгеле.
Сәламәтлегегез үзегезнең кулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев