Талпаннар уяныр чак җитә, сак булыгыз!
Табигатьнең яшәрүе белән беррәттән талпаннар кадалып, вируслы энцефалит эләктерү куркынычы арта.
Зәй үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел 144 кеше талпан кадалып табибларга мөрәҗәгать иткән. Бәхеткә куркыныч авырулар эләктерүчеләр юк.
— Талпан вирусы энцефалиты — ул кискен инфекцион вируслы авыру, үзәк нерв системасын зарарлый. Бу бик куркыныч, чөнки кешене инвалидлыкка яки үлемгә китерергә мөмкин. Талпаннар талпан вируслы энцефалитын, талпан боррелиозларын күчереп йөртүчеләр. Монда бары вакцинация ярдәм итә. Ул вируслы энцефалитка каршы иммунитет булдырырга ярдәм итә. Шунысы бар, вакцинация курсы алдан үткәрелергә тиеш, ул 2 прививкадан тора. Вакцинацияләр арасындагы минималь ара 1-2 ай. Вакцинация инфекция йоктыру куркынычы булган урынга чыкканчы ике атна кала тәмамланырга тиеш. Ә ревакцинация бер елдан соң үткәрелә, — дип хәбәр итәләр үзәк дәваханәдә.
Талпаннар яз башында, көннәр җылыту белән кар эреп бетәр-бетмәстә үк уяналар. Алар бакчаларда, паркларда һәм урманнарда яши. Талпаннарны хәтта урман зонасы янында урнашкан шәхси йорт ишегалдында да очратырга мөмкин. Билгеле булганча, тешләү өчен ачык урын эзләгәндә, талпан кием буйлап түбәннән өскә үрмәли. Шуңа күрә чалбарны итекләргә, ә күлмәкне чалбарларга кыстырырга кирәк. Кул манжеталарын да тыгыз итеп кую яхшы. Җилкәләр һәм муен ябылырга тиеш. Баш киеме мәҗбүри. Талпаннарны куркыту өчен киемнәргә махсус препаратлар сиптереп чыгу киңәш ителә. Ә инде табигать кочагында озак булганда, бер-береңне, киемнәрне ныклап тикшерү кирәк. Талпаннар тәннең төкле өлешенә, култык асларына, колак тирәсенә урнашырга мөмкин.
— Таплан кадалган очракта шунда ук медпунктка яки үзәк дәваханәнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки үз белдегең белән талпанны алганда аның башы өзелеп калу куркынычы бар. Ә медицина учреждениесендә талпаннарны алгач талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин белән ашыгыч профилактика үткәрәләр. Талпан кадалган урынны 21 көн дәвамында күзәтеп тору кирәк, — ди Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев