Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Талпаннар иртә уянды

Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уяна.

Быел районда талпаннар 5 кешене тешләргә өлгергән инде. Район үзәк дәваханәсенә узган ел талпан кадалып 351 кеше мөрәҗәгать иткән.

- Бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 2,2 тапкыр күбрәк. Кызганычка каршы, талпаннар өлкәннәргә генә һөҗүм итми, 2021 елда – 45, 2022 елда 77 балигъ булмаган бала талпаннардан зыян күрде. Узган ел шулай ук талпан боррелиозының 11 очрагы теркәлде, – ди “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин.

Авыру йоктыруны кисәтүдә иң ышанычлы чара - куркынычсызлык таләпләрен үтәү. Табигатькә чыкканда, агачлы урыннарга барганда, талпан кермәслек итеп киенергә кирәк. Ял иткәндә, үләнгә ятмаска тырышыгыз. Талпан күбрәк йомшак урыннарны – колак артын, култык асты, баш, эчнең аскы өлешен сайлый. Шуңа да, урманнан кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга кирәк. Саклануның тагын бер төре – урманга барганда, киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да саклый торган махсус әйберләр сиптерү.

Талпан кадалганны кеше еш кына тоймый да, чөнки аның тәндә йөргәне сизелми. Кадалган очракта, тиз арада дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәкне үзеңә дә тартып чыгарырга була, әмма моны бик сак эшләргә киңәш ителә. Чөнки талпанның аяклары, башы өзелеп калуы бар. Талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алу өчен медицина хезмәткәрләре аңа май сибәргә һәм 10 минут көтәргә, шуннан соң бөҗәкне сәгать теле буенча тартып чыгарырга киңәш итә.
Талпан тешләү нәрсәсе белән куркыныч?

– Талпаннар куркыныч йогышлы авыруларны таратучы булып торалар. Шуларның берсе – энцефалит. Авыруның инкубация чоры якынча 10-14 көн дәвам итә, кайчагында 1 көннән алып 60 көнгә кадәр дә була. Энцефалит кискен башлана, кеше туңып калтырый, башы каты авырта, тән температурасы 38-39 градуска кадәр кинәт күтәрелә, күңеле болгана, коса. Муен һәм җилкә, арканың күкрәк һәм бил өлеше, аяк-кулларындагы мускуллар авыртуы борчый. Инфекция арка яки баш миенә зарар сала, менингит һәм менингоэнцефалит китереп чыгара. Ә талпан боррелиозы (Лайм авыруы) тире өслеген, нерв, йөрәк-кан тамырлары системаларын, терәк-хәрәкәт аппаратын зарарлый. Боррелиозның инкубация чоры 2 көннән башлап бер айга кадәр тәшкил итә, - дип аңлата район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб Әнвәр Нәбиуллин.

Талпан энцефалиты вирусыннан саклану чарасы - куркыныч тудыручы төркемнәрне вакцинацияләү (эндемик чыганакларда эшләүче аерым һөнәр ияләре) яки моңа каршы иммуноглобин белән экстрен профилактикалау иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Прививка ясау курсын куркыныч территориягә керер алдыннан ике атна алдан тәмамларга кирәк.

Шуңа да табигатькә чыкканда сак булыгыз!

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев