Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Талантлылар грантлар алды

Зәебездә дистә еллар дәвамында күркәм традиция булып дәвам итүче “Талантлы укытучы – талантлы укучы” район башлыгы грантын тапшыру быел да агымдагы уку елына матур, саллы нокта куючы бер чара булды.

Әлеге мәртәбәле грантларны Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк турында, төрле фән бәйгеләрендә җиңүләр, призлы урыннар яулаган укучылар, аларның педагоглары ала. Быел уңышларның аеруча мулдан булуы сөендерә, барлыгы 98 призлы урын – Зәй укучыларында. Тантаналы чарада премияләрне тапшыруда район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә бу юлы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров да катнашты. Алар укучыларны, педагогларны, әти-әниләрне уңышлары белән котлады. 

- Сез районыбызның, республикабызның алтын фонды. Бүгенге уңышларыгыз район данын күтәрү булса, киләчәктә ул сезгә дөрес һөнәри юл күрсәтүче, ныклы белем нигезе булып тора. Укучыларга һәм педагогларга тырышлыклары, әти-әниләргә балаларын шундый итеп тәрбияләүләре өчен рәхмәт. Без сезне киләчәктә ныклы һөнәр үзләштергәч, туган төбәгебездә көтәбез. Ә инде язмыш чит җирләргә җибәрсә, республикабыз данын данларсыз, дип өметләнәбез, - диде Разиф Кәримов. 

Аның сүзләрен Айдар Метшин да куәтләде.

- Өметле яшьләр, өметле киләчәк ул. Сезнең армия никадәр зур булса, илебезнең ныклыгы да шулкадәр булачак. Алга таба да уңышлар сезгә, - диде Дәүләт Думасы депутаты. 

Һәм ул аеруча күп укучылары фән бәйгеләре җиңүчеләре булган шәһәрнең 6нчы мәктәбе директоры Ләйсән Камалиевага һәм Кадер мәктәбе директоры Рәйсә Исламовага Россия Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Районда 2010 елдан иң-иң дип табылган укучыга Ринат Фәрдиев исемендәге премия тапшырыла. Быел бу мәртәбәле исемгә, махсус комиссия карары белән шәһәрнең 7нче мәктәбе XI сыйныф укучысы Дарья Столбова лаек булды. Дарья Бөтенроссия фән олимпиадаларының сәнгать, рус әдәбияты, тарих  буенча төбәк призеры, республика фән бәйгесендә Татарстан, татар тарихы  призеры.  Аңа премияне, әти-әниләренә Рәхмәт хатын Разиф Кәримов белән Айдар Метшин бергәләп тапшырдылар. 

Ә 2007 елдан “Талантлы укытучы – талантлы укучы” район башлыгы грантын фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерлар ала. Быел Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау өлешендә ил күләмендә районнан ике укучы призерлар булдылар. Алар 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Айдар Сөләйманов һәм Сәвәләй мәктәбенең  XI сыйныф укучысы Павел Москов. 

Айдар технология буенча илкүләм фән бәйгесе призеры булуы өстенә Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабында, “Олимпка юл” республика фән бәйгесендә  инглиз теленнән призер булуга иреште. Аның технология укытучысы Лена Тимофеева, инглиз теле педагогы  Роза Гыйлаева. Әти-әнисе Гүзәлия Мингали кызы һәм  Илдар Әмир улы.

Павел – Бөтенроссия фән олимпиадасының физкультура буенча илкүләм призеры. Аның укытучысы Резидә Белышева, әти-әнисе Елена Георгиевна һәм Владислав Григорьевич.  

Шулай ук тантаналы төстә  физкультура буенча  Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабы призерлары һәм республика йомгаклау этабы призерлары тәбрикләнде. Алар барлыгы 20 призлы урын алуга ирештеләр - Федор Петров (Сәвәләй мәктәбе, 10нчы сыйныф, физик культура, педагог Р. Белышева),  Алина Минеева (6нчы мәктәп, 9нчы сыйныф,  физик культура, педагог Р. Минеева), Егор Култаев, Алексей Кузнецов (7нче мәктәп, 7нче сыйныф, физик культура, педагог Р. Краснова), Виктория Егорова, Владлена Смирнова, Азалия Ярмөхәммәтова (7нче мәктәп, 8нче сыйныф, физик культура, педагог Р. Краснова), Кристина Георгенбергер (7нче мәктәп, 10нчы сыйныф, физик культура, педагог Р. Краснова),  Ника Запека, Анастасия Николаева,  (7нче мәктәп, 5нче сыйныф,  физик культура, педагог Р. Краснова), Арслан Алав, Адилия Фаршатова, Егор Ревин (4нче мәктәп, 6нчы сыйныф, физик культура, педагог Ю. Краснов), Егор Константинов, Дарина Волкова (4нче мәктәп, 8нче сыйныф,  физик культура, педагог Ю. Краснов).

Төрле фәннәрдән  җиңүчеләр, призерлар булган укучылар да шактый. Анна Кондратьева  (1нче мәктәп, 8нче сыйныф, татар  теле, педагог Л. Хәйретдинова), Кристина Соловьева (2нче мәктәп, 10нчы сыйныф, рус теле, педагог В. Кузнецова), Алена Садреева (2нче мәктәп, 9нчы сыйныф, рус әдәбияты, хокук, педагоглары В. Кузнецова, В. Колесова), Арианна Федорова (2нче мәктәп, 7нче сыйныф, математика, педагог Н. Новикова), Егор Портнов (2нче мәктәп, 9нчы сыйныф, химия, педагог Р. Камалиева),  Анастасия Дмитриева (2нче мәктәп, 8нче сыйныф, биология, педагог Р. Камалиева),  Владислав Скибин (2нче мәктәп, 7нче сыйныф, геология, педагог Р. Камалиева), Сәлимә Попова (2нче мәктәп, 8нче сыйныф, татар теле, педагог Р. Забурдаева), Камилә Солтанова, Ралина Шәрипова (2нче мәктәп, 6нчы сыйныф, татар теле, педагог Р. Забурдаева), Эвелина Багуринова (2нче мәктәп, 6нчы сыйныф, тормыш иминлеге нигезләре, педагог Р. Мәһдиев), Амалия Сатторова (3нче мәктәп, 10нчы сыйныф, ингиз теле, рус әдәбияты,  педагоглар Г. Емекеева,  Е. Помельцева),  Диләрә Кәримуллина (3нче мәктәп, 8нче сыйныф, физика, математика, педагоглар М. Мамбетова, Т. Оборина), Миләүшә Мөхәммәтдинова (3нче мәктәп, 8нче сыйныф, математика, педагог Т. Оборина), Раил Яхин (татар гимназиясе, 6нчы  сыйныф, математика, педагог А. Юнысова), Андрей Комендантов (6нчы мәктәп, 6нчы сыйныф, математика, педагог Г. Вафина), Риана Фәртдинова (4нче мәктәп, 7нче сыйныф, татар әдәбияты, педагог В. Мөхәммәтшина), Диана Усманова, Валерия Федорова (4нче мәктәп, 11нче сыйныф, рус әдәбияты, педагог Р. Борисенко), Виталий Бочкарев (4нче мәктәп, 11нче сыйныф, математика, педагог И. Архипова), Алевтина Лопатина (4нче мәктәп, 7нче сыйныф, технология, җәмгыять белеме педагоглар Е. Налисина, А. Ларина), Кирилл Волков (4нче мәктәп, 9нчы сыйныф, технология, педагог А. Андреев), Георгий Храмов (4нче мәктәп, 9нчы сыйныф, физика, педагог Е. Лукина), Аяз Гайсин (6нчы мәктәп, 11нче сыйныф, хокук, җәмгыять белеме, тарих, география,  педагоглар О. Матвеева, Л. Идиятуллина),  Азалия Галимова (6нчы мәктәп, 10нчы сыйныф, геология, педагог Л. Идиятуллина), Аделия Идиятова (6нчы мәктәп, 8нче сыйныф, биология, химия, татар әдәбияты,  педагоглар Т. Арифуллина, Н. Шакирова, Г. Романова), Булат Сабиров (6нчы мәктәп, 9нчы сыйныф, математика, икътисад, педагоглар А. Деева, Т. Ветлугина), Диана Асылмәрданова (6нчы мәктәп, 10нчы сыйныф, рус әдәбияты, педагог Е. Красильникова), Софья Григорьева (6нчы мәктәп, 7нче сыйныф, сәнгать, педагог Э. Нигъмәтҗанова), Яна Артемьева (6нчы мәктәп, 8нче сыйныф, сәнгать, педагог Э. Нигъмәтҗанова), Радмир Мингалиев, Ева Милочкина (6нчы мәктәп, 7нче сыйныф, инглиз теле, педагог Г. Саттарова), Ярослав Алчин (6нчы мәктәп, 5нче сыйныф, тормыш иминлеге нигезләре, педагог А. Ширяев), Заринә Маркосян (6нчы мәктәп, 3нче сыйныф, тормыш иминлеге нигезләре, педагог Л. Камалиева), Риана Кәбирова (7нче мәктәп, 9нчы сыйныф, сәнгать, педагог Г. Дылевская), Диана Шакирова (7нче мәктәп, 9нчы сыйныф, тарих, педагог Ю.Запека), Артемий Абдулов (7нче мәктәп, 10нчы сыйныф, тарих, география, педагоглар А. Йосыпова, Л. Долгова), Дамир Йосыпов (7нче мәктәп, 9нчы сыйныф, информатика, педагог О. Советникова), Таисия Давыдова (7нче мәктәп, 8нче сыйныф, биология, педагог Ю. Танчук), Татьяна Ефимова (7нче мәктәп, 8нче сыйныф, татар теле, педагог Ә. Петрова), Азалия Сираҗиева (татар гимназиясе, 11нче сыйныф, биология, рус теле, педагоглар Д. Шәйдуллина, Н. Ильина),  Ләйлә Чупашова (татар гимназиясе, 11нче сыйныф,  рус теле, физкультура, геология, педагоглар Н. Ильина, Ф. Черкасова, Р. Бариев), Полина Сафронова (татар гимназиясе, 7нче сыйныф,  рус теле, рус әдәбияты, педагог Р. Әхмәтвәлиева),  Адилә Насыйбуллина (татар гимназиясе, 8нче сыйныф, рус әдәбияты, педагог Р. Әхмәтвәлиева), Кирилл Кандалинцев (татар гимназиясе, 10нчы  сыйныф, тарих, рус әдәбиты, Татарстан тарихы,  педагоглар А. Белышева, Р. Әхмәтвәлиева), Владислава Косова (татар гимназиясе, 8нче сыйныф, тарих, педагог А. Белышева), Алена Мәхмүтова (Бигеш мәктәбе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты, рус теле,  рус теле буенча Халыкара олимпиада призеры, педагоглар Р. Ягъфәрова, Т. Салихова ), Карина Гыйльфанова  (Кадер мәктәбе, 11нче сыйныф, татар теле, рус теле, татар әдәбияты,  экология, педагоглар А. Әюпова, З. Миңнегалиева, Ә. Галиуллина),  Зәринә Нуруллина (Кадер мәктәбе, 8нче сыйныф, татар теле, педагог А. Әюпова).  
 

Ә иң күп фән олимпиадасы җиңүчеләре, призерлары биргән шәһәрнең 6нчы мәктәбенә күчмә Кубок тапшырылды. Шундый ук Кубокка авыл мәктәпләре арасында Кадер мәктәбе дә лаек булды. 

Матур чараны “Энергетик” Мәдәният сараеның “Мирас”, “Азаль” ансамбльләре чыгышы, Александра Шишмагаева җырлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев