Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Талантлы һәм гадел укытучы

Таһирә Тучина – Кукмара районы Олыяз авылы кызы. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогика көллиятенә укырга кереп, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген ала, аннан соң Казан дәүләт педагогика институтының тарих һәм филология факультетын тәмамлый.

1985 елда Зәй районы Югары Шепкә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт юлын башлый. 1991 елдан рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып билгеләнә.

Яшь талантлы мөгаллимне укучылар да, әти-әниләр дә, хезмәттәшләре дә бик тиз үз итәләр. Балаларда ана теле кебек үк рус теленә карата да мәхәббәт уята. Аның укучылары фән олимпиадаларында, төрле конкурс-бәйгеләрдә приз-лы урыннарны яулыйлар.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак үзен талантлы һәм гадел, үз эшен җиренә җиткереп эшләүче җитәкче итеп таныта. Ул оештырган һәм үткәргән бәйрәм чаралары укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә дә бик ошый.

Таһирә Нәкыйповна эшләү дәверендә укучыларында үзе укыткан фәннәргә карата мәхәббәт тәрбияли, укучыларны туган җиренең лаеклы гражданнары итү өчен бөтен көчен куеп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев