Таксистларны алдауның яңа ысулы: мошенниклар пассажир булып кылана
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы такси хезмәтендә эшләүчеләрне яңа мошенниклык схемасы турында кисәтә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, җинаятьчеләр таксига заказ бирә һәм юл хакын банк картасы номеры буенча түләргә вәгъдә итә. Аннары алар шофер белән бәйләнешкә кереп, акчасыз түләүне рәсмиләштерү өчен СМС-кодны һәм картаның башка мәгълүматларын хәбәр итүне таләп итә. Таксист алдауга ышанса, мошенниклар аның шәхси кабинетына ияреп, счеттагы акчаны урлый.
Бу схема банк картасы номеры буенча түләү кабул итүче башка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә дә кулланылырга мөмкин.
Мошенниклардан ничек сакланырга?
-
Банк картасы номерын, CVC/CVV кодын, СМС-раслау кодларын һәм башка шәхси мәгълүматларны беркемгә дә әйтмәгез.
-
Клиенттан түләү алу өчен гадәттә Тиз түләүләр системасына (ТСП) тоташтырылган телефон номерын белдерү җитә.
-
Ашыгыч карарлардан сакланыгыз. Шикле хәлдә якыннарыгыз яки хезмәттәшләрегез белән киңәшләшегез — алар вәзгыятьне читтән бәяләп, мошенниклыкны иртәрәк табарга ярдәм итә ала.
-
Банк кушымтасында чыгымнар һәм күчерүләр өчен көнлек лимитлар билгеләгез. Бу адым мошенникларга зур суммадагы акчаны урлау мөмкинлеген киметәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев