Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Таҗеддин Ялчыгол һәм аның исемендәге 12нче “укулар”

Казанда, кавемдәшләребез гомер кичергән күп кенә башка төбәкләрдә күренекле шәхесләребезне хәтергә төшереп төрле чаралар уздыру — рухи тормышыбызга хас мөһим күренешләрнең берсе.

Андый эш-гамәлләр милли туп-ланганлыкны, үткән тарихыбыз, мәдәни һәм милли кыйммәтләребез белән кызыксынуны көчәйтә, хәтер дәвамчанлыгын, буыннар бәйләнешен тәэмин итүдә бик тә әһәмиятле фактор булып тора. Күренекле дин әһеле, әдип, галим, мөгаллим Таҗеддин Ялчыгол  (1768–1838) – шундый затларның берсе. Зәй якларында ел саен үткәрелә торган конференция-укулар бу төбәкнең генә түгел, ә республика масштабындагы чараларның да берсенә әверелде.

Кабатланмас шәхес

Мәгълүм ки, Ялчыгол үзенең тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге белән – кабатланмас шәхес. Аның гаять катлаулы, төрле борылышларга бай булган тәрҗемәи хәле сәнгать әсәрләренә, фильм-спектакльләргә соралып тора. Андыйлар инде бераз булса да бар. Бу затның Троицк, Көньяк Урал яклары белән бәйле әтисе Мәмәткол углы Ялчыгол, ни сәбәптәндер, XVIII  гасырның 60 елларында, бүгенге Азнакай районының Чалпы авылына күчеп килә. Таҗеддин хәзерге фәндә шунда туган дип карала. Муллалык, укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнгән Мәмәткол хәзрәтнең Пугачев хәрәкәтендә катнашуы хакында да фикерләр бар. Шул сәбәпле эзәрлекләүләр ихтималлыгын белеп, ул 7—8 яшьлек улы Таҗеддин белән Сәгыйть Каргалысы аша Әстерхан-Хаҗитархан якларына барып чыга. Биредә –бер еллап торгач, Дагыстанга киләләр, нигездә, Җаксай  каласында яшиләр. Ата кеше муллалык, мөгаллимлек вазифаларын башкара. Әүвәл әтисендә укыган Таҗеддин алга таба белем алуын мәдрәсәдә дәвам иттерә. Шунысын да әйтик: Җаксайда элек-электән татарлар да яши. Бу калага Таҗеддин хәзрәтнең 1819, 1827–1828 елларда да килеп китүе мәгълүм. Җаксайда дүрт еллап торгач, аталы-уллы Ялчыголлар Төркиягә юнәлә. Мәмәткол хәзрәт Таҗеддинны бу илнең көнчыгышындагы Диарбәкер шәһәрендәге бер танышында калдырып, үзе Гарәбстанга хаҗга китә. Улы биредәге мәдрәсәдә дүрт ел укый. Аннан ата белән угыл Истанбулда очрашып, бу мәшһүр калада ике еллап яшиләр. Аларның биредәге тормышы, нәрсә белән шөгыльләнүләре хакында мәгълүматлар бик аз. Билгеле булганча, Таҗеддин хәзрәт – халыкта табиб буларак та танылган зат. Кайбер авторлар аның бу һөнәрен Истанбулда үзләштерүе турында да фаразлыйлар.

Бераздан аталы-уллы Ялчыголлар үз ватаннарына кайтырга ният кыла. Хаҗитарханда янә бер еллап яшәүләре мәгълүм. Аннан Мәскәүгә киләләр. Бу калада алты айлап торгач, Казанга юнәләләр. Биредә ике ай яшәгәч, Мәмәткол хәзрәт Урал якларын юксына башлый. Ат яллап  алар “Троицк” тарафларына юл тоталар. Әмма Мамадыш төбәгендәге Урта Сөн дип йөртелгән авылда Мәмәткол хәзрәт вафат була. Бу хакта Таҗеддин Ялчыгол үзенең “Тәварихе Болгария” әсәрендә болай яза: “Юлымыз Мамадыш өязенә уграды (керде. – Х. М.). Урта Сөн тидеке авылга йитдекемездә, әҗәл иреште, дөньядин үтде алтмыш биш яшендә, рәҗәб аенда”... 24 нче йәүмендә (көнендә. — Х. М.) тарихе һиҗрәтнең 1200 (миладиның 1786 нчы) елында. Әтисе  васыятенә тугры калып, Таҗеддин Ялчыгол берничә ел Сөн төбәгендә яши, өч елдан артык дәрес әйтә.

XVII–XVIII йөзләрдә, аеруча аталы-уллы Ялчыголлар яшәгән чорда Мамадыш якларыннан Зәй елгасы тарафларына күчеп килү киң колач ала. Минем әтинең әнисе Фатыйма әби сөйләвенчә [ул атак-лы дин галиме Морад Рәмзинең (1854–1935) карендәше], шәхсән минем  Миңнегол–Исрафил–Батырша... бабайлар да Казан, Мамадыш тарафларыннан бу якларга күчеп килгән нәселдән. 90 нчы еллар башында Таҗеддин хәзрәт тә Зәй буендагы “Җирекле” (Зирек-ле, Каенлы. – Х. М.) авылында яши башлый. Биредә аның 1792–1799 елларда гомер кичерүе мәгълүм. Алга таба бу шәхеснең чирек гасыр буена, ягъни 1799–1824 елларда, шушы тирәдәге Кызыл Чапчак авылында яшәве билгеле (Зәй буенда урнашкан бу ике карья дә хәзерге Түбән Кама районына керә). Олуг мәгърифәтче гомеренең соңгы 13 елдан артык өлешен Мәлем (Югары Мәлем) авылында уздыра. Бу минем туган карьям Апачтан алты гына чакрым ераклыкта. Анда без фәкыйрегезнең күп мәртәбәләр булганы бар. Бераз тыйнаксызрак тоелса да, шунысын да искә төшерим: олуг мәгърифәтченең оныгы Галимә түти – минем “дүрәни”, ягъни әтием Йосыфның абыйсы Салихҗанның (“дүрәти”нең) хатыны. Алдарак әйтелгәнчә, Таҗеддин хәзрәт – табиб та. Адәм балаларына рухи яктан белем-тәрбия бирү белән беррәттән, ул аларның сәламәтлекләре турында да кайгырта. Аны төрле урыннарга, Зәй якларыннан Ык тарафларына кадәр еш чакырып торалар. Шундыйларның берсендә ул хәзерге Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләре арасындагы Имәнлебаш авылына килә. Шунда кинәт авырып, 1838 елның 26 нчы июнендә 71 нче яшендә вафат була. Үзенең “кайда үлсәм – шунда җирләгез” дигән  васыяте буенча ул шул авылда җирләнә дә. Аның кабере бөтен тирә-юньнең бер изге урыны исәпләнә. Кайбер авторлар Таҗеддин хәзрәтнең хаҗга баруын да (хәтта берничә тапкыр) искәртәләр. Әмма аның үз язмаларында бу хакта мәгълүматлар  очрамады.

Кадерле мирас

Көндәлек эш-гамәлләреннән тыш, бу мөхтәрәм зат шактый гына язма мирас та калдырган. Аның татар, гарәп телләрендә гыйльми-тарихи, әдәби, дини, хокукый темаларга язылган дистәләгән китаплары, кулъязмалары, хәтта музыка кораллары турында да язмалары бар. Таҗеддин Ялчыгол әсәрләре арасында “Рисаләи Газизә”, “Тәварихе Болгария” исемлеләре аеруча билгеле. Алар кат-кат нәшер ителгән. Мәсәлән, “Рисаләи Газизә” – шактый күләмле китап – Октябрьгә кадәр 40 мәртәбә басылып чыга. Татар дөньясында ул, мөгаен, “Кыйссаи Йосыф”тан гына калышадыр. Бу китап мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек-әсбап рәвешендә дә кулланыла, халыкны рухи яктан тәрбияләүдә гаять зур роль уйный. Без фәкыйрегез узган гасыр ахырларында тиешле шәрех-аңлатмалар, тәрҗемәләр, шактый күләмле кереш мәкалә белән “Рисаләи Газизә”не әүвәл “Мирас” журналының 1999 елгы 1–11 саннарында, аннан аерым китап рәвешендә 2001 елда “Иман” нәшриятында бастырып чыгарды. Шушы ук хезмәт 2014 елда “Хозур” нәшриятында өч мең данәдә дөнья күрде (493 бит). 

Гомумән, без фәкыйрегезнең Таҗеддин Ялчыголга мөнәсәбәтле берничә дистә мәкалә-хезмәте бар. Алар төрле гәҗит-журналларда, китапларда басылган. Арада рус телендәге язмалар да бар (Мәсәлән: “О прошлом и настоящем татарской литературы...” – К., 2023. –С. 137–148...). Сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы”ның 2014, 2023 елларда дөнья күргән басмаларында (IV том) Таҗеддин Ялчыгол хакында безнең тарафтан язылган бүлекләр урнаштырылган. 2019 елда “Шәхесләребез” сериясендә Рөстәм Галиуллин һәм Ирек Һадиев тарафыннан  туп-ланган “Таҗеддин Ялчыгол” китабы (320 б.) нәшер ителгән иде. Ул басманың да өчтән бер өлешен (5–119 битләр) без әзерләгән материаллар тәшкил итә. Бик даими булмаса да соңгырак елларда да олуг мәгърифәтче темасына мөрәҗәгать итеп, аерым мәкаләләр бастырам, доклад-чыгышлар ясап киләм. Андыйларның кайберләре безнең “Гомерләр уза икән ул....” (К., 2020. – 409–419 б.), “Созвучные душе встречи...” (К., 2024. – 205–209 б.) һәм кайбер башка китапларыбызда урын алган. Таҗеддин Ялчыгол темасын өйрәнүгә М. Гайнетдинов, Д.Гарифуллин, Уфа галиме И. Галәветдинов һәм башка каләм әһелләре дә үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Нәсел дәвамчылары

Мәгълүм ки, хәзерге вакытта илдә, шул исәптән татар дөньясында да демографик ситуация бик кискен тора. Күпчелек гаиләләрдә 1–2 бала. Гаилә кормаучылар, буйдаклар да шактый. Шуның нәтиҗәсендә халык саны кимүгә бара. Безнең әби-бабаларыбыз исә бу яктан үрнәк булырлык. Минем, мәсәлән, әни ягыннан әбинең 13 баласы булган, аларның 9 ы исән-имин үскән.  Элеккеге каләм әһелләренең, галим-әдипләрнең шактые гаилә коруны, балалар тәрбияләп үстерүне, нәсел дәвамчанлыгын тәэмин итүне бик тә мөһим бурыч дип санаганнар. Мәсәлән, Габдерәхим Утыз-Имәнинең (1754–1834) 20 баласы була. Аларның 16 сы исән-сау үсеп, тормышыбызның төрле тармакларында хезмәт итә. Бу уңай белән бер гыйбрәтле эпизод искә төшә. Ике гасыр аралыгында мәгариф мәсьәләләренә багышланган бер чара бара. Чыгыш ясаучыларның әле берсе, әле икенчесе “авыллар бетә, укучылар азлыктан мәктәпләр ябыла”, – дип зарлана. Шунда без фәкыйрегез, гадәттәгечә бераз әрсезләнеп, сүз алды һәм бу проблемаларны хәл итүдә Утыз- Имәнидән үрнәк алырга чакырды. Җыелышта катнашкан президентыбыз Минтимер Шәрипович рәхәтләнеп көлде һәм минем тәкъдимне хуплады.

Таҗеддин хәзрәт тә Кызыл Чапчак кызы Биксолтан белән җиде бала тәрбияләп үстерә. Алар да Утыз-Имәни нәселе кебек яшәешебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр. Үзләре һәм аларның нәсел-нәсәпләре, оныклары (300 дән артык) телләрен, милли барлыкларын саклыйлар, кавемебезгә тугрылыклы затлар булып калалар. Алар арасында Хәмит Зөбәер Кошай (1897–1984) кебек галимнәр, Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов (1927–1997) шикелле министрлар, Әсгать Әхмәд улы Сәфәров (1962 елгы) кебек генерал-лейтенантлар, дәүләт эшлеклеләре дә бар. Укытучылар, хуҗалык җитәкчеләре, иҗат әһелләре дә шактый  (Диләрә Зөбәерова, Гамир Таҗетдинов һ. б.).
*   *   *
“Таҗеддин Ялчыгол укулары” инде 2010нчы еллардан бирле ел саен диярлек үткәрелеп килә. Аны башлап җибәрүче һәм тәүге төп оештыручыларның берсе – Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов. 2019 елда ул вафат булгач, бу вазифаны аның урынына калган Фатих хәзрәт Нуруллин уңышлы гына дәвам итә. [Бераз тыйнаксызрак булса да, искә төшереп үтим: без фәкыйрегез дә бу чараларда консультант, доклад-чыгышлар ясаучы, оештыручыларның берсе буларак катнашып килә]. 

“Ялчыгол укулары”нда хакимият һәм мөфтият вәкилләре, галимнәр, иҗат әһелләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре даими катнашып килә. Бу чара электрон челтәрләрдә, гәҗит-журнал битләрендә яктыртылып бара. Әмма аның материалларын туплап махсус җыентыклар чыгару һаман сузыла.

Билгеле булганча, биредә уздырылучы “Ялчыгол укулары” бу районның гына түгел, ә олуг мәгърифәтче яшәгән төбәкләрнең дә уртак чарасы. Зәй Таҗеддин хәзрәтне өйрәнүнең, аның эшчәнлеген пропагандалауның мөһим үзәгенә әверелде. Зәй шәһәрендә Ялчыгол исемен йөртүче мәчет, урам, мәдрәсә, музей бар. Бу чараны оештыру, үткәрү юнәлешендә бай тәҗрибә тупланган. Район, шәһәр җитәкчеләре дә олуг якташларының эшчәнлегенә, мирасына нык игътибар итә.

2025 елның 24 нче сентябрендә үткәрелгән чара “Таҗеддин Ялчыгол укулары” ның уникенчесе иде. Ул шактый оешканлык, күңелләрне җәлеп итәрлек итеп уздырылды. 

Күренекле дин әһеле, әдип, галим, мөгаллим Таҗеддин Ялчыгол  (1768–1838) – олы ихтирамга лаек затларның берсе. Аның мирасын өйрәнүгә багышланган Зәй якларында ел саен үткәрелә торган конференция-укулар бу төбәкнең генә түгел, ә республика масштабындагы чараларның да берсенә әверелде.

Табигать тә матур, җылы, кояшлы көн бүләк итте. 

Аның эшендә республикабызның, район-шәһәрләрнең имам-мөхтәсибләре катнашты. Алар арасында бу төр укуларның даими кунагы Татарстан мөфтие, мөхтәрәм Камил хәзрәт Сәмигуллин  да бар иде. Район башлыгы Разиф әфәнде Кәримов һәм аның командасы, гадәттәгечә, бу җаваплы һәм игелекле процессның үзәгендә торды. Катнашучыларның төп өлешен, әлбәттә, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, галим-әдипләр тәшкил итте. Болар арасында Ялчыгол һәм Сөббух Рәфыйков хакында әсәрләр язган Имәнлебаш кызы Рухия Ахунҗанова да бар иде.  

“Ялчыгол укулары” чарасы олуг мәгърифәтче җирләнгән Имәнлебаш авылында башланды. Матур итеп җиһазландырылган мәдәният йортында кунакларны җылы каршы алдылар. Аннан зиратта Ялчыгол хәзрәт кабере янында бу олуг затыбыз рухына Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Шунысын да искәртик: әле соңгы вакытта гына зират киңәйтелгән,  Таҗеддин хәзрәтнең каберташлары, чардуганы яңартылган. Элегрәк төп чаралар, конференция, нигездә, Имәнлебашта гына үткәрелә иде. Инде менә берничә ел аларның географиясе киңәйтелде, аерым чаралар янә берничә урында уздырыла башлады.

Имәнлебаштан безне Иске Зәйгә (районның элеккеге үзәгенә) алып киттеләр. Анда мәчетне,  Таҗеддин Ялчыгол музеен, мәдрәсәне тамаша кылдык. Аларда Ялчыгол хәзрәткә генә түгел, ә, гомумән, халкыбызның  рухи тормышына, гореф-гадәтләренә, көнкүрешенә мөнәсәбәтле шактый гына материаллар, экспонатлар тупланган. Матур табигать, янәшәдә генә “Зәй диңгезе” (сусаклагычы). Шуның янында гына театральләшкән тамаша карадык. 

Алга таба Мансур  Хәсәнов, Марс Михайлов, Равил Низамов, Батулла, Фаяз Хуҗин, Мөдәррис Әгъләм, Наил Дунаев, Хәйдәр Гайнетдинов һәм башка бик күп билгеле затларны биргән Бигеш, Түбән Биш якларына юнәлдек. Чараның төп өлеше шушындагы Куш-Елга авылында барды. Биредә Ялчыгол хәзрәтнең бер буыны яшәгән, мәдрәсәләр тоткан. Иң әүвәл   аларның каберләре янында дога кылдык.  Авылның уртасында гаҗәеп матур итеп “Хәзрәт чишмәсе” комплексы корылган. Анда Сабан туендагы кебек халык кайнап тора. Матур,  мәгънәле тамашаны бактык, урамда оештырылган төрле күргәзмәләрне дә карадык. 

“Ялчыгол укулары”ның төп чарасы, кульминациясе биредәге мәдәният йортында конференция формасында үткәрелде. Аны Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин алып барды. Пленар утырышта район башлыгы Ра-зиф Кәримов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия ханым Хашимова, Татарстан рәисе аппараты хезмәткәре Гадел Хәсәншин үзләренең котлау сүзләрендә бу чараның әһәмияте, Ялчыгол хәзрәт эшчәнлегенең бүгенге көнебез өчен дә мөһим булуы хакында кызыклы гына фикерләр әйттеләр. Азнакай районы Чалпы авыл китапханәсе мөдире   Рәсимә ханым Шәйхуллова  үз якташлары – Ялчыгол хәзрәт, аның нәсел-нәсәбе турында кызыклы гына мәгълүматлар җиткерде, үз авылының тарихын яктырткан күләмле китап чыгуын әйтте.

Конференциядә төп докладлар, нигездә, Казаннан килгән дәрәҗәле әдип-галимнәр тарафыннан  ясалды. Рабит Батулла Октябрьгә кадәр татар мәдрәсәләренең бик тә нәтиҗәле эшләүләрен, бу юнәлештә Ялчыгол хәзрәтнең эш-гамәлләре хакында сөйләде. Вахит Имамов Зәй төбәгендә Пугачев хәрәкәте, анда Таҗеддинның әтисе ничек катнашу ихтималлыгы турында кызыклы факт-мәгълүматлар китерде. Узган елда да “Ялчыгол укулары”нда катнашкан күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ бу истәлекле чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына басым ясады, татар әдипләренең һәм дин әһелләренең милләт өчен бергәләшеп эшләүләрен искәртте һәм тамашачыларга үзенең “Болгар газәлләре” циклын бик тә үтемле итеп җиткерде. Аның чыгышы, гадәттәгечә, бик җылы кабул ителде.

Башка еллардагы кебек Ялчыгол укулары”ның быелгысында да төп докладларның берсен ясау без фәкыйрегезгә насыйп булды. Хатыйп Йосыф угылы үз чыгышында олуг мәгърифәтче тормышының төп баскычларын искә төшерде, хезмәтләрен, алардагы төп юнәлешләрне атады, Зәй төбәгенең аерым вәкилләренең, шул исәптән Мансур Хәсәновның эшчәнлегенә тукталды, милләтнең, аеруча татар теленең, милли мәгарифнең хәзер авыр хәлдә булуына тирән борчыуын белдерде, кавемдәшләребезне активлыкка, бердәмлеккә чакырды, Зәй районы һәм Куш-Елга китапханәләренә үзенең кайбер китапларын бүләк итте.

Кыскасы, бу төр чаралар ешрак уздырылсын һәм анда тагын да күбрәк зыялыларыбыз, милләттәшләребез катнашсын иде. Безне алда гаять җаваплы эш-гамәлләр, бурычлар көтә.

Хатыйп Миңнегулов, 
КФУ профессоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев