Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табигатькә сокланып ял иттеләр

Бохарай мәдәният йортында «Росиночка» үзешчәннәр ансамбле эшли.

Ансамбльнең оешуына дүрт ел гына булуына карамастан, бу еллар эчендә аңа йөрүчеләр тату, бердәм зур бер гаиләгә әверелгән.

Күптән түгел «Росиночка»га йөрүчеләр Урсай авылының матур табигать почмагына чыктылар.

Әлеге очрашу очраклы түгел иде, моңа июль аенда килгән берничә бәйрәм сәбәпче булды. Июль аенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык, рус фольклоры, «Росиночка»ның туган көне, ансамбльгә йөрүче олы хөрмәткә лаек Геннадий Зиновьевның 70 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Геннадий Николаевич — Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе һәм «Татнефть» компаниясенең мактаулы нефтьчесе. Ансамбльгә йөрүчеләр элекке җырларны искә төшереп, күңел ачтылар, биеделәр, шаярттылар.

«Бу очрашу безгә бик күп уңай һәм яхшы эмоцияләр бирде. Без барыбыз да ансамбльгә бик яратып йөрибез, алга таба хезмәттәшлеккә һәм яңа иҗади уңышларга өметләнәбез. Һәр чыгышыбызны бергәләшеп киңәшеп әзерлибез. Әлеге чараны оештырган Зиновьевлар гаиләсенә рәхмәтебезне белдерәбез», — ди «Росиночка»лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев