Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табиблар киңәште

Район үзәк дәваханәсендә наркология һәм онкология хезмәте эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә республика клиник онкология һәм наркология диспансерлары баш табиблары Илгиз Һидиятов һәм Ренат Уткельбаев, республика наркология диспансерының медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Сергей Басанов, Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, Түбән Кама наркология диспансерының баш табибы Марсель Хәбибуллин, район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, бүлек мөдирләре, табиблар, фельдшерлар катнашты.

Айдар Фатыйхов чыгышында өлкәннәргә онкологик ярдәм оештыру турында сөйләде. Ул гомуми үлем структурасы процент нисбәтендә кан әйләнеше системасы авырулары лидерлык итүен белдерде. Яман шеш авырулары шулай ук халыкның үлем һәм инвалидлык алуының төп сәбәпләренең берсе булып тора. Рактан үлүчеләр саны сулыш органнары авыруларыннан, җәрәхәтләрдән һәм бәхетсезлек очракларыннан үлүчеләр саныннан артып китә.

— «Аеклык ноктасы» программасы буенча ел саен безнең районнан 1-2 кеше Түбән Кама наркология диспансерында реабилитация уза. Без дәвалауның нәтиҗәлелеген күрәбез: дәвалану курслары узучылар яңа тормыш башлыйлар, балалар тәрбиялиләр, эшкә урнашалар. Зәй район үзәк дәваханәсе базасында да «Аеклык ноктасы» программасы буенча эшне оештырасы иде. Моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек һәм белгечләр бар. Безнең үзәк дәваханәдә наркологта 310 кеше исәптә тора, шуңа күрә өстәмә квоталар сорасаң да, бу диңгездә бер тамчы кебек кенә. Ә үзебездә бу программаны эшләтеп җибәргәндә, күп нәтиҗәгә ирешеп булыр иде. Статистика күрсәткәнчә, районда эшкә яраклы халыкның үлем проценты югары булып кала, аларның күбесе алкогольле эчемлекләр кулланудан үлә, — дип билгеләп үтте Айдар Мөхәммәтнурович.

Ринат Уткельбаев мәсьәләне алга таба карау өчен кабул итте. Сергей Басанов чыгышында табибларга пациентларны дәвалауда төрле алымнар кулланырга киңәш итте.

«Күпләр профилактик исәпкә басарга курка. Пациент үз авыруын таныган очракта гына дәвалау нәтиҗәле булачак. Шуңа күрә аның белән эшләүдә төрле алымнарны сайларга кирәк. Мәсәлән, аның туганнарын да җәлеп итеп», — диде ул.

Сергей Мерясев диспансерлаштыруның югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Хәзерге вакытта халыкның сәламәтлек торышын контрольдә тоту өчен бушлай медицина тикшеренүе үтү мөмкинлеге бар.

— 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр онкология авырулары буенча куркыныч зонасында. Аларга елына бер тапкыр тикшеренү үтәргә кирәк. Ә инде шешләр ачыкланган очракта, ярты ел саен тикшерү үтү мөһим, — диде ул.

Киңәшмә барышында спикерлар Зәй табиблары һәм фельдшерларының барлык сорауларына җавап бирделәр, тәкъдимнәрне карарга вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев