Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табиблар Яңа ел бәйрәмнәрендә исерткеч эчемлекләрне күп кулланмаска куша

23 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь куллануны профилактикалау атналыгы дип игълан итте.

Алкоголь проблемасы бик җитди: 200дән артык авыру аны чиктән тыш куллану белән бәйле, ә алкогольнең төрле авырулар барлыкка килүгә керткән өлеше 5тән 75% ка кадәр, дип бәяли белгечләр.

— Суд-медицина экспертизалары нәтиҗәләрен анализлау күрсәткәнчә, агулануларның төп өлешен этил спирты белән агулану тәшкил итә. Бу организмга метанол керүне контрольдә тотарга һәм суррогатлар белән көрәшергә генә түгел, ә гомумән алкоголь куллануны киметергә кирәк дигәнне аңлата. Шунысы мөһим, дәүләт тарафыннан күрелә торган чаралар алкоголь куллануны, аның белән бәйле үлем һәм авырулар санын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта илебездә алкоголизмга каршы көрәштә ике фәнни-практик үзәктә, 76 наркология диспансерында, сигез наркология хастаханәсендә һәм аларның филиал челтәрендә медицина ярдәме күрсәтелә. Күппрофильле медицина оешмаларында 2,1 меңнән артык кабинет эшли. Яңа ел бәйрәмнәрендә алкогольне хәвефле куллану проблемасына аерым игътибар бирергә һәм кеше гомерен саклап калу өчен нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк", — ди Зәй үзәк дәваханәсе табиб наркологы Илфат Салихов.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, районда алкоголизмның артуы күзәтелә.

Табиб-нарколог фикеренчә, көчле исерүдән һәм махмырдан саклану өчен берьюлы күп алкоголь кулланырга ярамый. Һәм күбрәк су эчү яхшы. Гомумән, иртә инфаркт корбаны булмас өчен алкогольне азрак кулланырга кирәк. 

Табиб кисәтә: Яңа ел өстәлендә традицион күбекле шәраблар безнең организмга бернинди дә яхшылык китерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев