Табиб буласың килсә
Яшь буынга һөнәр сайлау мөмкинлекләре турында анык фикергә килү өчен районда төрле профориентация чаралары үткәрелә. Шундый очрашуларның берсе бу көннәрдә өлкән сыйныф укучылары белән район үзәк дәваханәсендә үтте.
Ул «Ак халатлы фәрештәләр» республика фестивале кысаларында ачык ишекләр көне формасында узды. Аның максаты район яшь белгечләр җәлеп итү.
Очрашуда киләчәк һөнәрен медицина өлкәсе белән бәйләргә теләүче IX-XI сыйныф укучылары катнашты. Аларга табиб һөнәре, белем алу үзенчәлекләре турында баш табиб Айдар Фатыйхов, Казан медицина университетының өченче курс студенты Ефим Остапенко, неврология, гинекология, педиатрия, ашыгыч ярдәм бүлеге мөдирләре сөйләделәр.
Ефим Остапенко югары уку йорты эшчәнлеге, белем алу, студент тормышы турында сөйләде. Ул үзенең кече яшьтән табиб булырга хыялланып үсүе турында да уртаклашты. Уку йорты буенча тирән эчтәлекле видеоязманы укучыларга тәкъдим итте.
Баш табиб исә үз чыгышында үзәк дәваханә аша юллама алып, максатчан юнәлештә уку мөмкинлекләре турында белдерде.
— Табиб булу өчен кеше кече яшьтән үзен әзерләргә тиеш. Иң беренче чиратта тырышып уку мөһим, чөнки сез киләчәктә кешеләр саулыгы һәм гомере өчен җаваплы һөнәр ияләре булачаксыз. Ә инде безнең дәваханә аша юллама алып югары белем алу өчен шулай ук яхшы уку кирәк. Сәламәтлек сагы министрлыгы аша ел саен район үзәк дәваханәсенә белгечләр әзерләүгә аерым квоталар бирелә, әлбәттә алар санаулы, ә без үз чиратыбызда аларны бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары баллар җыючыларга бүлеп бирәбез, — диде Айдар Мөхәмәтнурович.
Дәваханәнең кадрлар бүлеге мөдире Марина Зиннәтуллина теләгән унберенче сыйныф укучыларының гаризаларны һәм тиешле документларны 20 февральгә кадәр үзәк дәваханәнең кадарлар бүлегенә тапшыруы кирәклеген әйтте. Чөнки максатчан квота аша укырга теләүчеләр исемлеге 1 мартка кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелә. Ә бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә балалар табибы, гомуми практика терапевтлары, кардиолог, онколог, хирург, теш табибына сорау бар.
Соңыннан укучыларга дәваханә буйлап экскурсия оештырылды. Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары исә ашыгыч ярдәм бүлеге эше белән якыннан таныштылар. Ашыгыч ярдәм фельдшеры Иван Яшин укучыларга заманча уңайлы шартларда эшләүләрен күрсәтте, чөнки әле узган ел гына биредә «Татнефть» нең ярдәм гранты нигезендә капиталь төзекләндерү үткәрелде, заманча җиһазлар белән тәэмин ителде.
Укучыларда кирәкле ярдәм чаралары белән җиһазландырылган ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы аеруча кызыксыну уятты. Алар диспетчерның ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен шалтырату кабул итеп, тиз арада бригаданың тиешле адрес буенча чыгып китүе шаһите дә булдылар.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев