Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шыкмайдан Назим абый игелекле гамәлләр кылып яши

Шыкмайда узган пәнҗешәмбедә бик күңелле, мәгънәле бәйрәм булды — биредә Назим чишмәсен ачтылар. Чишмәне табып, чистартып, тирә-ягын тәртипкә китергән Назим Минһаҗев хөрмәтенә бирелде бу исем чишмәгә.

Һәм бу вакыйга авыл бәйрәменә әйләнеп, тирә-як авыллар халкын очраштырды, күрешеп аралашу сөенече бүләк итте.

Шыкмай урманында Питраулык аланы бар. Биредә элек тирә-як авыллар халкы җыелып, Питрау бәйрәмен уздырганнар.

— 1977 елда Әхмәт волос-те оеша. 20 елдан соң Әхмәтне Биш волостена күчерәләр. Чөнки Биш авылы зур булган. Биш авылларының престол бәйрәме Питрау була. Элек бу бәйрәм шушы Пит-раулыкта 12 июльдә зурлап уздырылган. Бәйрәмгә тирә-як авыллардан, шулай ук Баграждан да килгәннәр. Соңрак кына Питрау бәйрәмен уздыру Багражга күчкән, — ди Түбән Биш авылыннан Камил Ногманов.

Питраулык аланын инде хәзер куаклар, агачлар баскан. Дәүләтша чокырында чишмәсе булмыйча, суы саркып торган урыны гына була. Назим абый шул урыннан казып, чишмәгә юл ачкан. Чишмәне табу өчен шактый тирән казырга туры килгән. Чишмәгә торба салып, тирә-ягын ташлар тезеп, чәчәкләр белән бизәгәннәр. Чишмә буена килүчеләр шунда утырып хәл алсын, ял итсен, салкын су эчеп, йөрәгенә шифа, тәненә сихәт алсын өчен өстәлләр, эскәмияләр урнаштырганнар. Үзеңнән соң чүпне җыяр өчен капчыклар, бәдрәф тә куелган.

— Чишмә янына килеп, 50 кеше ял итә ала. Моның өчен барлык шартлар да бар. Ризык әзерләр өчен барлык кирәкле әйбер дә куелды. Чишмәне ачу тантанасында догалар укылып, азан тавышы да яңгырады. Чишмә суы белән чәй кайнатып, коймаклар белән сыйландык, — ди Назим абый.

Назим абыйга бу эшендә улы Азат, туганнары, авылдашлары да ярдәм иткән.

Ул үзе Шыкмай авылы егете. 11 балалы Минһаҗевлар гаиләсендә туган. Әтисе Насыйбулла да, әнисе Ганҗә апа да бик тырыш, тормышны ярата торган кешеләр булалар. Ганҗә апа «Герой ана» исеменә лаек була. Әлеге гаиләдә балалар да эшкә тырыш, үҗәт булып үсә. Назим абый армия хезмәтен Амурда үтәгәннән соң, Магадан өлкәсенең Синегорье шәһәрендә кала. Туган ягына ялга кайткач, Суыксу кызы Нурзия белән танышып, гаилә коралар. Гаиләсен дә үзе белән Магадан өлкәсенә алып китә. Биредә уллары Азат, кызлары Альбина туа. Ләкин ничек кенә булса да, ничә генә яшьтә булсаң да, туган як үзенә тарта, сагындыра! Ә инде кайтыр җирең булу — үзе үк олы бәхет! 1992 елда Минһаҗевлар Шыкмайга кайтып төпләнәләр.

Урманны, табигатьне яраткан Назим абый туган якларга кайткач, яшь чакларында йөргән урман буйларын, аланлыкларны, су буйларын урап кайтырга ярата. Уй-хисләрен шигъри юлларга сала, бик матур, моңлы итеп җырлый. Ул — киң күңелле кеше, игелекле гамәлләр кылып яши. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүдә дә үзеннән зур өлеш кертә. Авыл халкы белән барлыгы 60 мең сум акча җыеп, егетләргә кирәкле әйберләр алу өчен Зәйгә гуманитар ярдәм җыю пунктына китереп биргән. Ул әле егетләр өчен дисбеләр дә ясый. Аларны «Мәрьям ана» гөле җимешеннән эшли. Шыкмай авылыннан да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр бар. Ялга кайткан хәрби егет чишмә ачу тантанасында катнашып, Назим чишмәсе суыннан авыз иткән.

— Бар теләгебез — егетләребез туган якларга исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Дисбеләрне дә шул теләкләрне теләп ясыйм. Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр янында еш булам. Әле кызларга Назим чишмәсеннән су алып барырга ниятем, тәмле судан чәй эчсеннәр, — ди Назим абый.

Халыкта изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә — балык белер, дигән мәкаль бар. Назим Минһаҗев та, әнә шул мәкальдәгечә, гомере буе игелекләр кылып яши һәм шуның белән үзен бәхетле тоя. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, гел матур гамәлләр кылып яшәргә язсын сезгә, Назим абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев