Шыкмайда ике көндә 600дән артык окоп шәме ясадылар
Шыкмайлылар менә инде икенче ел махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар.
Авыл халкы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләргә ярдәм итүгә алынды. Әлеге эшне авылда олы йөрәкле, киң күңелле Назыйм абый Минһаҗев оештырды. Кызганыч, каты авыру агымдагы елның июль аенда аны арабыздан алып китте. Шунысы сөендерә, шыкмайлылар Назыйм абыйның игелекле эшләрен дәвам итә.
Авыл халкы волонтерларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр. Уртак тырышлык белән эшләү өчен кирәкле плитә, газ баллоннары сатып алынган.
— Бар теләгебез — егетләребез исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Без бердәм булганда гына көчле, — ди шыкмайлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев