«Шыкмаемда хозурлык»
Туган авыл, туган як турында күпме генә язсаң да, күпме генә сөйләсәң, зурласаң да, туйдырмый. Хисләнеп китеп, борын астыннан гына авыл турында бер җыр көйләп куясың, я булмаса, «Сагындым, бик сагындым сине, туган җир!»- дип нәсердән өзек сөйлисең...
Ә ул туган авылларның берсеннән-берсе матур, шигъри исемнәре-е-е! Әйткән саен әйтәсе, кабатлап торасы килә генә бит!
Сүзем ап-ак шомыртлары, тирән уйсулыклары, бормалы Зәй сулары белән җырларга кергән Шыкмай авылы турында. Бик бәләкәй вакыттан ук башымны бимазалаган уйларның берсе — Шыкмай исемен авылыма кем куйган?... Күрәсең, бу сорау белән газиз әнкәемне бер генә тинтерәтмәгәнмендер, бервакыт аның авызыннан әкияткә охшаган бер бәян ишеттем... Һәм әнкәемнең сөйләгәне мине гомерем буе озатып килде. Гәрчә, тарихи язмалардан авылымның Шыкмай атамасы ничек килеп чыкканлыгы турында кат-кат укыган булсам да, әнкәй сөйләгәне дөресрәктер кебек тоела...
Яшә, авылым!
Узган гасырларга борылып карап,
Чал тарихны килә барлыйсы;
Ерак бабамнарның тырышып-тырышып
Нигез корганнарын карыйсы...
Кем беренче булып аяк баскан,
Нинди кәсеп белән көн күргән;
Кемнәр килгән бердәм кубарылып,
Кендек каны тамган җиреннән?
«Әнкәй, димен, әнкәй, Шыкмай исемен
Кемнәр биргән минем авылыма?
Шундый матур, шундый шигъри исем
Килгән икән кемнең уена?»
Тинтерәтәм көн дә әнкәемне,
Әнкәй бит ул! Белми калмастыр.
«Кемнәр?», «Кайчан?», «Ничек?» һәм дә «Кайда?»-
Мең соравым калмас җавапсыз!
Күзен төбәп иксез чиксезлеккә
Әнкәй җавап эзли узганнан:
«Бик борынгы узган заманнарда,
Әллә кайдан, ерак-ерактан,
Ишле генә кавем, бер оядай,
Тәвәккәлләп юлга кузгалган.
Ниятләре булган изгелектә,
Яңа нигез, ил-йорт торгызу,
Беләк-йөрәк көчләренә ышанып,
Балаларга оя булдыру...
Озак баргач, кавем хәлдән таеп,
Тукталганнар матур үзәндә,
Бер ягында — урман, берсендә — тау,
Елгасы да күренә түбәндә...
«Ял итикче, — дигән ерак бабам,
Тамак ялгыйк, учак тергезик,
Ашыкмыйча, хозурланып кына,
Көнебезне шунда үткәрик».
Шунда үз алдына болай гына:
"Әх, шык монда, җылы, май кебек«,-
Диеп җәйгән алга ашъяулыгын,
Куш кулларын өскә күтәреп...
«Шык, дисеңме, ахир, май дисеңме?
Соң, төпләник, туктыйк юлыбыздан».
«Шушы урынкайны үз итик тә,
Исеме дә булсын шул — Шыкмай!» -
Диеп сүзен җөпләгән дә бабай,
Форум-фәлән җыеп тормаган,
Тукталган да кавем шул урында,
Шыкмай авылына җан салган...
Әнкәй сөйли, мин йотылып тыңлыйм,
Сайлый белгәннәр бит җирен дә!
Шыкмаемнан гүзәл, затлы җирне
Очратканым юк шул бер илдә.
Әй, Шыкмаем, минем йөрәк маем,
Синдә — сихәт, синдә — хозурлык!
Һәр йөрәктән агыла илаһи моң,
Күңелләрдә бетмәс горурлык!
Яшә, авылым! Ерак бабамнарның
Теләгәне кабул булган бит.
Тарихыңда тирән эз калырлык
Гаярь вакытларың калган бит...
Әле дә син безгә бик кадерле,
Әле дә син безгә бик газиз,
Әле дә син безнең Шыкмаебыз!
Әле дә син безнең туган җир
Дамирә Вәлиева-Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев