Сыйфатсыз кер юу машинасын алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинме?
Сорау-җавап
“2025 елның апрелендә без гарантия срогы 12 ай булган кер юу машинасы сатып алдык, ә агымдагы елның гыйнварында ул эшләми башлады. Мондый очракта нишләргә?”
Ралия Хөснетдинова.
Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.
-Кер юу машинасы техник яктан катлаулы товарларга кергәнлектән, гамәлдәге законнар нигезендә, сатып алганнан соң 15 көн узгач, гарантия срогы чорында ул бары тик ремонтланырга гына тиеш. Якларның килешүе белән язма рәвештә билгеләнә торган товар җитешсезлекләрен бетерү срогы 45 көннән артмаска тиеш. Шул ук вакытта законнарда кулланучының таләбе буенча ремонт вакытында сатучыга 3 көн эчендә төп куллану сыйфатларына ия булган товарны ремонт чорына бирү бурычы каралган. Бу хокуктан кулланучы файдалана ала. Товарны китерү предприятие хисабына тәэмин ителә (әгәр товарның авырлыгы 5 килограммнан артык булса). Мөрәҗәгатьнең датасын теркәү өчен таләпләрне язма рәвештә белдерергә тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә яңалыкларны күзәтегез https://vk.com/gosalcogolrt "йә ВКда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт аблигында күбрәк мәгълүмат https://vk.com/gosalcogolrt
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев