Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Суык Чишмәгә – 100 ел

Узган шимбәдә Суык Чишмә авылы җирлек тарихының истәлекле датасын – йөз еллыгын билгеләп үтте.

Матур бәйрәм киң масш-табта табигать кочагында узды. Аны күмәк көч белән бергәләшеп оештырдылар, авылдан чыккан эшмәкәрләр бәйрәмне истә калырлык итү өчен зур көч куйды. 

 Суыкчишмәлеләрне, кунакларны тарихи бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады.

– Һәр җирлекне тырыш, уңган кешеләре бизи. Суык Чишмә авылында да андыйлар күп. Чыбыклы авыл җирлегенә караган бу торак пунктның матур, чиста, тәртиптә булуын күреп күңел сөенә. Үткәнен белгән халыкның киләчәге бар, дип юкка гына әйтелми халык телендә, йөз еллык тарихны саклап, яклап яшәвегез, авылны гөрләтеп яшәтүегез өчен рәхмәт сезгә, –диде район башлыгы, бәйрәмгә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, юбилей белән котлап. 

Һәм ул тату, бердәм гомер итүче халыкка хөрмәт йөзеннән авыл халкына аталган Рәхмәт хатын җирлек башлыгы Илфат Гадершинга тапшырды. 

Билгеләп үткәнчә, авыл бәйрәмен төп оештыручылар – әлеге җирлектән чыккан, хезмәтләре белән республикада билгеле кешеләр. Алар арасыннан төп спонсорлар –  “Елхов урманчылыгы” ҖЧШ директоры Заһид Абдуллин һәм эшмәкәр Гомәр Бикташев. Шулай ук Әлфис, Нәүфәл, Разыйф абыйларга да рәхмәтле халык.  Әлеге егетләр бәйрәм үтәсе мәйданны төзекләндерүдә дә, оештыру эшләрендә дә җиң сызганып йөргән. 

“Безнең өчен авылыбызның яшәве һәм яшьнәве бик мөһим. Кайтып, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итәр, туган төбәк чишмәләреннән су эчеп сафлану урының булу бик мөһим ул. Без менә шундый күңелебез түрендә торган туган авылыбыз булу белән бәхетле кешеләр”, – дип ассызыклады чыгышында Заһид Мөбарәкша улы. 

Алар район башлыгы белән бергәләп  Суык Чишмәнең аксакалларына, мөхтәрәм затларына, күркәм парларына бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук уллары махсус хәрби операциядә булган әти-әниләргә, аларның туганнарына да  хөрмәт күрсәтелде.  Ике уллары ил иминлеген сакларга киткән  Нурсинә һәм Айрат Гомәровлар, улы Рәйхан Сибгатуллин хәрби булган Энҗе ханымга район башлыгы шәхсән рәхмәт белдерде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы Илфир Сафиуллин, Фәнис Хәсәновның туганнарына да  бүләкләр бирелде. 

“Безнең Чыбыклы җирлегеннән  20дән артык ир-егет Ватан иминлеген саклауга алынды, шуларның 5се – Суык Чишмә авылы егете. Батыр уллар үстергән ата-аналарга рәхмәт, алар тизрәк үз гаиләләренә, туган җиребезгә әйләнеп кайтсыннар”, – диде җирлек башлыгы Илфат Гадершин.

Авыл тарихы тирәндә

Суык Чишмә елъязмасына күз салсак, аңа 1925 елда Чыбыклы авылыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Суык Чишмәне һәрвакыт халык телендә курорт урын дип йөрткәннәр. Бу билгеләмә аңа тирә-яктагы урманнарның һәм кырларның матурлыгы, җирле чишмәләрнең һәм торак пункт үзәгендәге буаның чисталыгы, табигать белән гаҗәеп гармониясе өчен бирелгән. Авылның исеме җисеменә туры килә, чыннан да, бу урын чишмәләргә бай,  төзекләндерелгән “Бояр”, “Бабайлар” чишмәләре, мәсәлән, эчә торган су чыганаклары гына түгел, бәлки табигый мирасны кайгырту символына да әверелгән, аларны суыкчишмәлеләр карап, тәртипләп тора.

Гасырлар буена торак пункт – ТАССРның төрле районнары территорияләре составына  кертелеп, бүгенге көндә Чыбыклы  авыл җирлегенең бер өлеше булып, катлаулы административ үзгәртеп корулар юлын узган авыл.

Күмәкләштерү елларында биредә Бәширов җитәкчелегендә “Элемтә”  колхозы оештырыла, соңрак ул эреләндерелгән “Родина” хуҗалыгы составына керә. 1990нчы еллар аеруча актив үсеш чоры буларак билгеләнә. Монда фермалар гөрләп эшли, ашлык саклагычлар төзелә, авыл клубы ачыла. 2007 елдан авыл “Зәй шикәре” агрофирмасының бер өлеше буларак билгеле.

Авылның демографик тарихы XX гасырның барлык борылышларын чагылдыра. 1926 елда –  250, 1938 елда – 327, 1949 елда – 364, 1958 елда – 391, 1970 елда – 462, 1979 елда – 311, 1989 елда –185, 2002 елда – 205, 2025 елда 150 кеше яши.

100 еллыкка – махсус китап

Суыкчишмәлеләргә зур бүләк буларак бәйрәмдә “Суык Чишмә” дип исемләнгән калын, сыйфатлы китап та тәкъдим ителде. Аны нәшер итүдә төп җан атучы – Гомәр Бикташев. Тумышы белән Суык Чишмәдән булган егет авылда төп нигезне саклап яши. Үзе хәзер Казанда төзелеш эшләре буенча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче буларак, ул бәйрәм мәйданында агачтан эшләнгән корылмаларны да булдыручы. 

– Авылыбыз тарихы барланган китапны булдыру идеясе миңа моннан ун ел элек – Суык Чишмәгә 90 ел тулуны билгеләп үткән вакытта килгән иде. Тик дөнья мәшәкатьләре белән бу саллы эш кала килде. Ә инде 100 ел тулуны бәйрәм итү турында инициатив төркем белән элемтәгә кергәч, бу идея яңадан дөрләп кабынды. Ышанасызмы-юкмы, ул 6 ай эчендә әзерләнде. Мин инде аны юбилейга өлгертә алырбызмы дип борчылган идем, бүген мин авылдашларга шушы китапны тәкъдим итә алуыбыз белән бик бәхетле, –диде Гомәр әфәнде. 

Ә тарихи китапны язучылар – журналист Римма Солтанова белән Альберт Гадельшин. Альберт әфәнденең әнисе укытучы кеше була, алар Суык Чишмәгә күченеп килеп яшиләр, китапка язмаларны әзерләгәндә дә ул әнисе сөйләгән хатирәләрне күңелендә яңартып яза. Ә ул үзе фокус күрсәтү остасы да икән, озак еллар Казан циркында баш инженер булып хезмәт кую аңа цирк һөнәрен дә үз итәргә ярдәм итә. Альберт әфәнде әле бәйрәм кунакларына фокус та күрсәтте. 

Римма Солтанованың әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнулла абый әлеге авыл кешесе була, шуңа да автор Суык Чишмә тарихын барлауга җаны-тәне белән алына.

– Агымдагы елның февраль аенда Гомәр миңа китап язу идеясе турында әйткәч, бераз аптырап та калдым, шушы кадәр генә вакыт аралыгында ничек өлгерербез икән дип уйладым. Чөнки тарихи басманы бит аны еллар буе материал туплап, кешеләр белән аралашып язарга кирәк. Шулай да, тәвәккәлләп, эшкә алындык. Күп төрле архивларга мөрәҗәгать итеп тарихны барладык. Ә китап төзелешенә килгәндә, анда төп урын гаиләләргә бирелә, чөнки биредә нәселләре белән гомер итүчеләр күп. Монда тарихта эзле булган Суык Чишмәнең һәр гаиләсе үзенең ата-бабалары турында сөйләде, мин шуларны туплап, матурлап язмалар әзерләдем, ягъни гаилә шәҗәрәләренә урын бирдек. Шулай ук Суык Чишмә тарихына багышланган күләмле очеркым да бу китапта урын алды.  Суык Чишмәдә яшәп, шушы авылның социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән, хезмәте белән шушы төбәкне зурлаган һәркем турында язуны да максат итеп куйган идек, алар да шактый урынны били. Авылдан чыккан күренекле кешеләр исемлеге дә бар китапта. Моннан тыш, әлеге китапның үзенчәлеге булып “Истәлекләр” бүлеге тора. Анда теләгән һәркем авыл белән бәйле истәлекләрен, хатирәләрен яза алды, аларны да без, редакцияләп, шушы җыентыкка керттек. Районыбызның билгеле баянчысы Хәтфир абый Җиһаншинның да бер җыры китапка кертелде, ул аны матур йомгаклау булды, чөнки бу кеше Суык Чишмәнең моң чишмәсе иде, – дип сөйләде Римма Миңнулловна. 

Бәйрәм барышында бу матур китапны теләгән һәркем сатып ала алды. 300 экземплярда нәшер ителгән басманы сорау булуга карап, алга таба да нәшер итәргә исәплиләр. 

Халык уеннары – бәйрәм йөзе

Матур табигать кочагындагы юбилей чарасы төрле халык уеннары белән шау-гөр килеп торды. Балалар бүләк кисте, берәүләр кашыкка йомырка куеп йөгерсә, икенчеләр көянтә-чиләк белән су ташыды. Ир-егетләр аркан тартышты, гер күтәрде, кул көрәше дә шактый җанлы барды, башка уеннарда, спорт ярышларында да катнашучылар күп булды. Ә бүләкләрне саллы әзерләгән иделәр, мөгаен, катнашкан беркем дә бүләксез калмагандыр. Сәхнәдә концерт программасы тынып тормады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев