Суслонгер михнәтләрен күргән ул
Югары Лоҗы авылыннан Касыйм Саттаровка Бөек Ватан сугышы башланганда 15 яшь була.
Сугыш чоры балалары кебек, ул да бик иртә җигелә тормыш арбасына. 1943 елның 5 ноябрендә 17 яшьлек Касыйм Зәй хәрби комиссариаты аша сугышка алына. Кичә генә печән чапкан, колхозда эшләгән авыл ир-егетләрен хәрби әзерлек үтү өчен Марий Эл урманнарындагы Суслонгер лагерена җибәрәләр.
Суслонгер хәрби лагеренда 46нчы һәм 47нче укчы дивизияләр оештырыла. 1943 елда алар 56нчы, 57нче дивизияләр итеп үзгәртелә. Анда Арча, Кукмара, Теләче, Саба, Югары Ослан районнарыннан чыккан кешеләр күпләп эләгә. Алар монда хәрби күнекмәләр алганнан соң фронтка китәргә тиеш булалар. Суслонгер лагерена эләккән дистәләрчә меңләгән хәрбине ачлыктан һәм салкыннан газаплы үлем көтә. Җәзалаулар күпмегә кадәр дәвам иткән булыр иде, билгесез, 1943 елда бирегә маршал Климент Ворошилов килә. Мондагы хәлләр тикшерелгәннән соң, лагерь начальнигы, командирлар атып үтерелә. Шушы көннән биредә беркадәр тәртип салына, ашау мәсьәләсе хәл ителә.
1943 елның маеннан 1944 елның апреленә кадәр Суслонгерда булган Касыйм Ягафар улы Саттаров истәлекләреннән: «Лагерь урман эчендә булса да, утынлыкка агачларны җәһәннәм читеннән иңбашларында ташыдык. Көндә 20-30 кеше ачлыктан үлә иде. Көндез каберләр казыдык. Әтием һәрвакыт акчалата ярдәм итте, мин әлеге акчаларга 200 сумга ипи сатып алдым».
Соңрак Суслонгердан яңа хәрбиләрне Тулага сәламәтләндерү батальонына күчерәләр, анда аларны солдатлар нормаль авырлыкка килсен өчен бер айдан артык тоталар. 1944 елның маенда Касыйм 36нчы аерым гвардия авыр танк Лодзин полкына пешекче итеп алына. Беренче хәрби бәрелеше Смоленск янында була, анда күрсәткән хәрби батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнә.
Днепр елгасын кичкәндә ул «Батырлык өчен» медале, Кенигсбергны алган өчен Кызыл Йолдыз ордены ала. 1945 елның 22 апрелендә Берлин янында сул аягы яраланып, контузияләнә. Өч ай 5002нче эвакогоспитальдә дәвалана. Бөек Җиңү көненнән соң Касыйм Саттаровны «Германияне җиңгән өчен» медале, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр.
Сугыштан соң туган якларга кайткач, яшь фронтовик клуб мөдире булып эшли башлый, Бигеш кызы Әммагана белән гаилә коралар. Саттаровлар гаиләсендә ике кыз һәм өч ул үсә. Ачык йөзле, грамоталы, киң күңелле Касыйм Ягафарович озак еллар район финанс бүлегендә фининспектор булып эшли һәм тирә-як авылларның күп кенә халкы аны яхшы яктан гына искә ала. 2005 елның 27 февралендә вафат була.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев