Шүрәле дә уяу
26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн.
Ул Туган тел, Шигърият көне буларак билгеләп үтелә. Һәркемнең күңелендә – тукайлы шигърият, зурмы-кечкенәме иҗат рухы яши. Җирле шагыйрьләребезнең иҗаты шул хакта сөйли.
Шүрәле дә уяу
Тукай Шүрәлесе карап тора,
Ачы күз яшьләре тама ярада...
Нигә чуарланды соң бу дөнья,
Аңлый алмыймын шуны һаман да...
Ничә гасыр салган эзен җуя,
Батырлар да горур башын сала,
Афәтләрне табигать тә йола,
Үткәннәрдән буынга ни кала?..
Әйе, мин дә моңсулык куенында:
Ялгышлармы, әллә язмышларга
Илтә безне билгесез елларга.
Инде бүген кемнәр безгә хуҗа,
Йөртәме адәм баласын нужа?
Буталган ут йомгагын ялгарга,
Калсын яшәр берникадәр ара...
Күңелем Шүрәлегә якыная,
Ул да уяу, хәзер тирән уйда!
Роза Хәйретдинова-Мөсәгыйтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев