Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыштан өлкән медицина лейтенанты дәрәҗәсендә кайта

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Хәниф Миңнехан улы Ханов 1920 елның 1 маенда Имәнлебаш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. 1927-1929 елларда авылда башлангыч мәктәптә укый башлый. Ачлык еллары булгач, 1930 елда абыйсы белән Урта Азиягә китә. Фиргәнә өлкәсе Мәрхәмәт районы башлангыч мәктәбенә укырга керә. Рус телендә белем ала. Монда бертуган абыйсы Әхмәтхан гаиләсендә яши. 1934 елда туган авылына кайтып, Югары Шепкә урта мәктәбендә укый һәм 1937 елда мәктәпне тәмамлый. 1937 елдан 1940 елга кадәр Чистай шәһәрендә фельдшер- акушерлык мәктәбендә укый. 1940 елның июнь аенда Урта Азиягә Ташкент якларына эшкә җибәрелә. 1941 елның 22 июненә кадәр Ташкент областенең Янгәй авылында табиб, участок мөдире булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көнендә үк — 1941 елның елның 22 июнендә Совет Армиясе составына мобилизацияләнә, 44нче кавалерия дивизиясенең 45нче полкына хәрби фельдшер итеп билгеләнә. 1941 елның 20 июленнән 25 августына кадәр «Иран» операциясендә катнаша. Сентябрь аенда Көнбатыш фронтның 44нче кавалерия дивизиясендә Крюково-Каменка шәһәреннән алып Мәскәү астына кадәр чигенәләр. 1941 елның 27 ноябреннән немецларга каршы кискен һөҗүм итүдә катнаша. 1942 елда 30 гыйнварында сугыш кырыннан яралыларны алып чыккан өчен Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла, шул ук елда Волоколамский шәһәрен немецлардан азат итәләр. 1942 елның маенда яраланып, Сухиничи шәһәрендә дәвалана. Аннан 77нче танк дивизиясенең 7нче полкында хезмәт итә башлый. Шул полкта 1947 елның августына кадәр хезмәт итә.

Варшава, Калининград, Лодзь һәм Польшаның күп кенә шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Берлинда каршы ала. Бары 1947 елның август аенда гына демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта.

Сугыштан өлкән медицина лейтенанты дәрәҗәсендә кайта. 1947 елның августында Ширәмәт районы Югары Чаллы авылында фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли. 1948 елда Әнисә апа белән өйләнешәләр, Хәниф абыйны Ширәмәт районы сәламәтлек саклау мөдире итеп билгелиләр. Алар ул елларда Түбән Уратма авылында яшиләр. Әнисә апа укытучы булып эшли. 1960 елда әти-әниләре олыгайгач, аларны тәрбияләргә дип, биш балалары белән яраткан эшләрен ташлап, Имәнлебаш авылына кайталар. Авылда фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли һәм 1982 елның июнендә лаеклы ялга чыга. Өйдә кул кушырып утырырга өйрәнмәгән Хәниф абый 1992 елның октябренә кадәр Имәнлебаш авылын газ баллоннары белән тәэмин итүче булып эшли.

Бу язманы 2003 елда Хәниф абыйның сөйләгәннәрдән язып алдым. 2005 елның 10 мартында ул вафат булды.

Без авылыбызның шундый батырлары, шундый кешеләрнең безнең арада булганлыгы белән горурланабыз.

Энҗе Әхмәтҗанова, Имәнлебаш мәдәният йорты директоры.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев