Су коену сезонына старт бирелә
Бүген Зәйдә су коену сезоны тантаналы төстә ачыла.
Иске Зәй бистәсе яр буендагы заманча пляж урынында бүген үзенчәлекле бәйрәм программасы тәкъдим ителә. Аны яшьләр эшләре идарәсе, спорт һәм физик культура белгечләре белән берлектә актив ял рәвешендә оештыралар.
Су коену сезоны ачылу чарасында “Төсләр фестивале”, күңел ачу программасы, уеннар, пляж волейболы турниры үткәреләчәк. Башлана көндезге сәгать 3тә, су коену сезоны ачылуга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев