Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Су коену бәхетсезлеккә китермәсен

Районда санкцияләнгән су коену урыны – Иске Зәй бистәсендәге заманча җиһазландырылган яр буе.

Район башкарма комитеты каршында эшләүче гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча комиссия утырышында төп тема җәйге чорда сулыклардагы куркынычсызлык чаралары турында барды. Билгеле булганча, 1 июньнән коену сезоны башланды.
“Җәйге чор – халыкның табигатьтә актив ял вакыты, бигрәк тә эссе көннәрдә кешеләр су коену өчен сулыкларга килә. Хәзер безгә су акваторияләрендә бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен актив төстә аңлату эшләре алып бару бик мөһим. Спиртлы эчемлекләр кулланып суга керүнең аяныч тәмамланырга мөмкин булуын сөйләп тору кирәкми, соңгы биш елда гына шул рәвешле ике кеше суга батты. Ә менә балаларның сулыкларга ялгыз бармавын контрольдә тоту без – өлкәннәр җаваплылыгында, шуңа да җәйге чорда әти-әниләрдән балаларга аеруча игътибарлы булу сорала”, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Эмиль Галеев.
Утырышта шәһәр территориясендәге сулыклар буенча мәгълүматны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова бирде. Санкцияләнгән пляж Иске Зәй бистәсе яр буенда гына булса да, кызганыч, кешеләр ГРЭС янәшәсендәге сусаклагычта, Өченче Бөгелдедәге карьер күлләрендә һәм башка сулыкларда коеналар, ә бу бәхетсезлек очраклары килеп чыгу белән куркыныч.
– Ул урыннарның, беренчедән, су төпләре нинди булуы билгесез, икенчедән, алар җиһазландырылмаган һәм махсус коткаручылар кизү тормый. Ә санкцияләнгән пляж урынында алдан чистарту эшләре башкарылды, җиһазлар тәртипкә китерелде, су коену вакытында иртәнге сәгать 10нан кичке 8гә кадәр коткаручылардан махсус кизү тору оештырыла, – ди Наталья Павлова.

Балалар сулыкларда бәхетсезлеккә
юлыкмасын

Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова әти-әниләргә балаларына даими төстә игътибарлы булу өчен инструкцияләр бирелүе, аңлату эшләре алып барылуы хакында белдерде.
“Моннан тыш, без уку елы дәвамында спорт идарәсе белән берлектә балаларны махсус программа нигезендә “Дулкын” бассейнында йөзәргә өйрәтүне оештырдык. Ә йөзә белгән баланың сулыкларда үзен тотуы ышанычлырак”, – дип ассызыклады ул.
Җәйге чорда 6 мәктәп яны лагере – 850, 20 хезмәт лагере 500 баланы колачлаячак. Бу да яшь буынны билгеле вакыт арасында күз уңында тотуны үз эченә ала. Ә лагерьлар эше барышында программага сулыкларда үзеңне тоту, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү профилактик чаралары кертелгән.
Эмиль Галеев җәйге чорда да балаларга шәһәр бассейнда кое-нуны оештырырга киңәш итте.
Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева исә җәйге чорда шәһәр яны һәм ишегалды лагерьлары эшчәнлегенә тукталды.
– “Созвездие”, “Ялта-Зәй”, “Факел” лагерьларында быел 4 сменада балалар ялы оештырыла. Шулардан “Факел”да гына бассейн бар. Ул тиешле таләпләр нормативына китерелгән. Ә “Ялта-Зәй” лагере сулыкка якын булу сәбәпле, оештыручылардан балаларны анда якын җибәрмәүне җитди контрольдә тоту таләбе куелган. “Созвездие”да якын-тирәдә сулык юк, – диде ул.
Ул барлык лагерьлар программасында куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртү программасы булуын да ассызыклады.

Санкцияләнмәгән урында су коену тыела

Комиссия утырышында җирлек территориясендә сулыклар күп булган Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов та чыгыш ясап, нинди саклык чаралары күрелүен бәян итте.
Сөйләшүләр барышында гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, полиция, янгын куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Сулыкларның санитар торышы буенча да сүз булды.
“Иске Зәй бистәсендәге су коену урыныннан без суны пробага алып тикшердек, су тиешле нормативларга туры килә. Мондый тикшерүләр су коену сезоны дәвамында башкарылачак”, – диде “Роспотребнадзор”ның санитар-гигиена таләпләре буенча җаваплысы Ринат Насыйбуллин.
Шунысы мөһим, тиеш булмаган урыннарда су коенуны тыю максатында махсус белдерүләр эленгән такталар куела, бу кисәтүгә һәркемнең игътибарлы булуы кирәк. Исәнлек һәм саулык һәрберебезнең гамәлләренә бәйле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев