Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Студентларга - юл йөрү кагыйдәләре турында

Зәй политехник көллияте студентлары бу көннәрдә Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин белән очрашып, кызыклы әңгәмә уздырдылар.

Очрашуда Рамил Гарифуллин Зәй районы территориясендәге юлларда иминлек торышы турында мәгълүмат җиткерде, юл–транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен атады һәм мисаллар китерде. 
- Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре арасында машина йөртүчеләрнең тизлек режимын контрольдә тотмавы, каршы як полосага чыгып, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү - иң еш очрый торганнары. Җәяүлеләр исә юлны тиешле урыннардан чыкмыйча һәлакәткә юлыгалар. Ә җәяүле транспорт тәгәрмәчләре астына эләккәндә, аның тән җәрәхәтләре алуы бәхәссез. Әле аяныч нәтиҗәләр белән тәмамлану куркынычы да бик зур. Шуңа да, юл аркылы тиз генә чыгам дип, теләсә кайсы урыннан узу бик куркыныч. Кичке вакытта исә юл кырыннан киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементсыз бару да аяныч тәмамланырга мөмкин. Элегрәк елларда Зәйдә нәкъ менә чит шәһәрдән кичләтеп кайтып килүче студент егетне зур йөк машинасы йөртүчесе күрмичә бәрдергән очрак билгеле. Шуңа да, юл кагыйдәләренә бармак аша карарга ярамый, - ди ЮХИДИ бүлеге башлыгы. 
Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәте куркынычы факторлары булып тәртипсезлек, артык үз-үзеңә ышанучанлык, саксызлык, транспорт чарасы белән идарә итү тәҗрибәсе җитмәү тора. 
Очрашуда студентлар юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр, чөнки аларның күпчелеге инде көллияттә машина йөртү таныклыгы алу өчен укый. Руль артына утырганчы аларның һәрнәрсәне төгәл беләселәре килү табигый. Соңыннан студентлар юл йөрү кагыйдәләре буенча онлайн имтихан да биреп карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев