Студентлар “Аҗаган”да җиңде
Алабугада “Аҗаган” Бөтенроссия хәрби әзерлек уеннарының төбәк этабы үтте. Анда Зәй политехник көллияте студентларыннан торган “АбсодютПрофи” командасы көч сынашты.
Зәй студентлары үзләрен яхшы әзерлекле булуларын дәлилләделәр. Нәтиҗәдә команда беренче урынны алуга иреште.
Шәхси исәптә командирлар ярышында Роман Калинин, саперлар бәйгесендә Николай Харитонов беренчелекне бирмәде. Ә хәрби корреспондентлар ярышында Полина Попивненко, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү бәйгесендә Алмаз Миңнегалиев һәм Владимир Фадеев, сәяси җитәкчелек буенча Даниил Каракаев өченче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев