Спортчыларны ришвәтчелеккә каршы торырга чакырдылар
9 декабрьдә “Зәй” спорт мәктәбе тренер-укытучылары Ленар Кәлимуллин (ирекле көрәш) һәм Дмитрий Леваев (тхэквондо) үзләре кул астында шөгыльләнүчеләр белән халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә үткәрделәр.
Очрашу барышында намуслылык, гаделлек һәм җәмгыять алдында җаваплылык мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Спортчыларга коррупция – җинаять кенә түгел, ә кешеләр арасындагы ышанычны җимерүче һәм сәламәт җәмгыять нигезләрен какшатучы мораль деградация дә, дип аңлаттылар. Тренерлар ассызыклаганча, гадел уен принциплары спорт аренасында гына түгел, ә көндәлек тормышта да мөһим. Әңгәмә азагында тренерлар спортта да, тормышта да коррупциянең теләсә нинди күренешләренә каршы торырга чакырды.
фотолар спорт идраәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев