СПИДка каршы көрәш атналыгы бара
Бүген — 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Бу көн уңаеннан, Зәйдә медицина, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә тематик профилактик чаралар уздырыла.
25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы СПИДка каршы көрәш һәм венерик авырулар турында мәгълүмат бирү атналыгы игълан итте.
Сәламәт туклануны һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуны да кертеп, гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру буенча төбәк проекты (җәмәгать сәламәтлеген ныгыту) һәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында авыл җирлекләрендә фельдшерлар халык белән әңгәмәләр үткәрә, авыруларның булган төрләре һәм аларга каршы көрәш ысуллары турында хәбәр итә.
Ал. Слобода авылы фельдшеры Татьяна Илларионова һәм Кадер фельдшеры Альмира Фәретдинова венерик авыруларны һәм ВИЧ/СПИДны профилактикалау темасына җирле халык белән әңгәмәләр үткәрделәр.
«СПИД һәм ВИЧ кебек авырулар турында сөйләшергә кирәк. Яшь буынга ул авыруларның таралу юллары һәм булдырмау чаралары турында сөйләү аеруча мөһим. Контрацепция чаралары, җенси партнерлар санын чикләү, даими медицина тикшерүләре, ВИЧка һәм башка тестлар үтү, вакцинация узу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару — болар барысы да әлеге җитди авыруларны профилактикалауның ышанычлы чаралары булып тора», — дип билгелиләр фельдшерлар.
Айгөл Яруллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев