Совет чоры чыршысын һәм элеккеге уенчыкларны кадерләп саклый
Мирный бистәсендә яшәүче Нәзирә Смирнова 90 елларда сатып алган чыршысын саклаган.
Аны ул моннан 35 ел элек сатып алган. Ретро чыршының уенчыклары да Совет чорыннан. Араларында үзенең балачагыннан калганнары да бар. Пыяладан ясалган куян, нарат күркәсе, тиен, балык фигуралары пенсионер өчен бик тә кадерле. «Шуларны заманча уенчыкларга алыштыраммы соң?!», дип уртаклашты хуҗабикә. Моннан берничә ел элек ул чүплектә бер төргәк чыршы уенчыкларына да тап булган. Хәзер аның чыршысын шул уенчыклар да бизәп тора. «Җем-җем итеп балкыган чыршыга карап Совет чорын, бала чагымны искә алып утырам», дип сөйләде ханым. Яңа елны ул гаиләсе белән каршы алачак. Газета укучыларга сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев