Сөтлебикәләр мул сөт бирсен өчен...
Быелгы язның җылы килүе, өстәвенә соңгы көннәрдә мул итеп яңгырлар яву, үлән-үсентеләрне тартып чыгаргандай булды, күзгә кәренеп әйләнә-тирә яшеллеккә күмелде.
Авыл хуҗалыгы тармагында да шифалы яңгырларны аграрийлар сөенеп кабул итте. Тиздән терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланачак, шуңа да күпъеллыкларның көннән-көн куерып, шәбәеп үсүе яхшы, әлбәттә. Бу терлекләрнең көр, сөтнең мул булачагына ишарә. Хәер, соңгы вакытларда авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, сөт савуда шактый алга китү күренә.
- Бүгенге көнгә бер сыердан уртача тәүлеклек савым 20,1 килограмм тәшкил итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда шактый артым бар. Узган ел якынча 15,3 килограмм иде бер сыердан тәүлеклек савым. Әле бу безнең район терлекчелек комплексларыннан мул сөтле яхшы сыерларны Азнакайга заманча терлекчелек комплексларына күчергәннән соң да шулай. Димәк, белгечләребезнең терлекләрне дөрес тукландыру рационын булдыруы, сыер савучы һәм башка хезмәткәрләрнең үз эшләрен аеруча тырышып башкарулары нәтиҗәсе дияргә була моны, - ди куанып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Бүгенге көндә район территориясендә 4 товарлыклы-сөтчелек комплексы эшли. Алар – Чыбыклы, Нива, Дүрт-Мунча, Куш-Елга комплекслары. Барлыгы 2552 баш сыер исәпләнә. Барлык савым сыерларыннан тәүлеклек савым хәзерге вакытта 51,3 тоннаны тәшкил итә. Терлекчелек комплексларын аерым-аерым караганда түбәндәге нәтиҗәләрне күрергә була.
Тәүлеклек савым буенча:
Чыбыклы комплексы – I урында, биредә бер сыердан уртача 23 килограмм;
Дүрт-Мунча комплексы – II урында, биредә 22,1 килограмм;
Куш-Елга комплексы – III урында, биредә 18,3 килограмм;
“Нива” комплексы - IV урында, биредә 17 килограмм сөт савыла.
- Терлекчеләребез, белгечләр тырыш хезмәтләре белән көннән-көн уңай эш нәтиҗәләре белән сөендерә. Хәзер без республикада тәүлеклек сөт саву нәтиҗәләре буенча рейтингта 18нче урынга күтәрелдек, ә майга кадәр түбәнрәк баскычта идек. Терлекләргә туклану рационын билгеләүче зоотехник Евгений Марсовны, баш ветеринар табибларыбыз Олеся Комарова һәм Кафил Миңнекәевларның үз вакытында терлекләрнең саулыгын күзәтеп торуын, зоотехник, ферма мөдире Геннадий Захаровның нәтиҗәле хезмәтен аерып атап үтәсе килә. Ә гомумән, терлекчелектә һәрбер хезмәткәрнең эше мактауга лаек, чөнки малны аны бала карагандай тәрбияләгәндә генә тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, - ди “Таң” товарлыклы-сөтчелек комплексы идарәчесе Артур Нас-ретдинов.
Терлек азыгын әзерләүгә килгәндә, инде районда барлык техника әзерлек сызыгына куелган, сенаж базлары яңа азык туплауга әзер, аны район җитәкчелеге, белгечләр, “Агросила” хезмәткәрләреннән торган комиссия карап уңай бәяләләде. Ә терлек азыгын Зәй аграрийлары узган ел да бик мулдан хәстәрләгән иделәр. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча әле дә запаслар җитәрлек, бер шартлы терлеккә 24 центнер терлек азыгы исәпләнә. Алга таба да запаслы, мул ризыклы булганда сөтбикәләр хуҗаларын сөендереп торыр. Терлекчеләребез исә, күрше-тирә районардагы кебек Зәй районы территориясендә дә яңа заманча терлекчелек комплексы калкыр, дигән өметтә яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев