Сорауларың булса...
2 декабрьдә Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасында, Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында кичке сәгать 4тән 6га кадәр, “Спроси напрямую” дип аталган кабул итүләр үткәреләчәк.
Кабул итүнең максаты – инвалидларга һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы консультация ярдәме күрсәтү, хәл итү таләп ителә торган мәсьәләләрне ачыклау, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын күзәтү: медицина-социаль экспертиза, индивидуаль реабилитация программаларын гамәлгә ашыру, реабилитациянең техник чаралары белән тәэмин итү, социаль ярдәм чаралары һәм башка темалар.
Гражданнарны кабул итү Казан шәһәре, Батурин урамы 7А йорт, 137нче залда үтәчәк.
Шулай ук кабул итүләр 8 (800) 350-44-72 телефоны аша да алып барылачак.
Теләгән кешеләргә районардагы җәмәгать советлары аша онлайн элемтә оештыру мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев