Сораштыру үткәрелә
Хәзерге вакытта кибермошенниклык һәм социаль инженерия Татарстан Республикасында бик кискен, социаль әһәмиятле проблема булып тора.
Финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә.
2023 елда Россиядә җинаятьчеләр гражданнардан 15,8 млрд сум урлый алган. Агымдагы елның беренче алты аенда бу күрсәткеч 9 млрд сум тәшкил иткән. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда югалтулар күләме 10,6 процентка арткан.
Халыкның акчаларын урлау куркынычын киметүнең төп инструменты булып финанс агарту һәм гражданнарның киберграмоталылыгын арттыру тора. Шул максаттан 1-24 ноябрьдә Россия Банкы түбәндә күрсәтелгән интернет-ресурска яки QR-кодка сылтама буенча узарга мөмкин булган сораштыру үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев