Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сөмбеләне кем белә?

Тирә-юньдә - көз, ә безнең бакчабызда - Сөмбелә бәйрәме!

Халкыбыз көн белән төн тигезләшкән чакта көзге уңышны барлаган, үз хезмәтенә нәтиҗә ясаган. Җитен чәчле, зәңгәр күзле көз кызы Сөмбелә белән бергәләшеп бәйрәм иткән. Быелгы алтын көзебез дә үтеп бара, бәйрәм рухын, уңыш шатлыкларын ияртеп, Сөмбеләкәй “Салават күпере” балалар бакчасына да килеп җитте.

Табигать үзе безгә кунакка килгән, бәйрәм башланыр алдыннан бераз яңгыр яудырды. Ләкин балаларның күңелләре көзге салкыннан көчлерәк булып чыкты – зонтиклы биюләр, күңелле җырлар белән тиз генә сагышлы болытларны куып тараттылар. Бәйрәм залына көзнең алтын нурларын һәм бәрәкәтле уңыш шатлыгын тутырдылар. Бәйрәм булса да, эшләп тә алырга туры килде. Сөмбелә белән бергәләшеп, уңышны барлаганда Федораның каралмаган, тәртипсез бакчасына, үсә алмый азапланып утырган яшелчәләргә тап булды балалар. Эшкә битараф карашның нинди начар нәтиҗәләргә китерүен күреп, яшь бакчачылар ялкау хуҗабикә Федорага ярдәм иттеләр. Малайлар һәм кызлар сынатмадылар, чөнки һәрберсенең бакчада эшләп карганы, нәрсә дә булса үстергәне, әти-әниләренә булышканы бар. Ә күмәкләп булышу бәйрәмнең әхлакый кыйммәтен аеруча үстерде. 

 Бәйрәмнең төп бизәге, әлбәттә, – безнең баларның чыгышлары булды. Балалар илһамланып көз турында шигырьләр укыдылар, бәйрәмгә махсус биюләр, яңа җырлар өйрәнгәннәр иделәр. Һәр хәрәкәттә, һәр сүздә туган табигатькә мәхәббәт, үз хезмәтләренең нәтиҗәләре белән горурлык яңгырады. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Сөмбелә бәйрәме җылы хисләр һәм матур эмоцияләр калейдоскобы булды.

 Менә, көтелгән кунакның тагын берсе килеп  җитте – Уңыш Бабай үзе! Аның балаларга, ата-аналар һәм педагогларга юллаган рәхмәт сүзләре аларның тырышлыклары һәм иҗади эшләүләре өчен лаеклы бүләк булды. Ә балалар бакчасы мөдире Алина  Гончарова сәламләү сүзләрендә мондый чараларның тәрбия әһәмиятен  ассызыклады.

Бу матур бәйрәмне әзерләгән тәрбиячеләр Розалия Солтанова, Дарья Чехлова, Ольга Закарьянова, Эльвира Хәйруллина, туган тел укытучысы Венера Алексеева һәм музыка җитәкчесе Лена Рыцовага, әти-әниләр рәхмәтләрен юлладылар. Сөмбелә бәйрәме турында белеп балалар, табигать турындагы белемнәрен  тирәнәйттеләр, хезмәткә позитив караш туды, эшне сыйфатлы башкарырга омтылыш уянды, һәр башлаган эшкә җаваплы булырга кирәклеге дә сеңдерелде. Әкияти бәйрәм үзе үк иҗади башлангычны үстерә, шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән әти-әниләре каршында чыгыш ясау мөмкинлеген булдыра, музыкальлек, хыял һәм хәтер үсешен стимуллаштыра. Бергәләшеп иҗат итү команда рухын ныгыта, балаларны, педагогларны һәм әти-әниләрне берләштерә, хезмәттәшлек итү һәм үзара ярдәмләшү осталыгын формалаштыра һәм үстерә. 

Венера Алексеева, татар теле буенча белем бирүче тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев