София һәм Амелия – лауреатлар
Зәйнең яшь кинематография фанатлары – бәйге җиңүчеләре.
Бу көннәрдә Мәскәүдә яшь кинематографистларның «Десятая муза» дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Зәйнең балалар иҗат йортында Зөлфия Сәфәргалиева кул астында шөгыльләнүче София Москова һәм Амелия Камалиеваның эшләре I дәрәҗә лауреат исемен алды.
— Әлеге бәйге РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, кинооператор-документалист Сергей Чернышев тарафыннан егерме еллап элек яшь талантларны эзләү максатыннан үткәрелә башлаган. Хәзер инде бәйгене гамәлгә куючы бу иҗат кешесе исән булмаса да, аның якты истәлеге буларак илкүләм бәйге ел саен оештырыла. Ул берничә этаптан тора. Республика этабында без элек тә балалар белән катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп килгән идек, быел исә София белән Амелия бәйгегә 4 эш әзерләделәр һәм без Мәскәүгә чакыру алдык. Шунысы бар, бу балалар кинематография белән ныклап кызыксына, безнең балалар иҗат йортында мондый төр иҗат белән шөгыльләнергә махсус аппаратуралар булмаса да, кызлар үз телефоннарына төшереп, кадрларны үзләре монтажлап яхшы эшләр ясадылар. Кызлар иҗат йортында кече яшьтән «Умка» берләшмәсендә шөгыльләнде, хәзер инде яшьләре зурайса да, иҗат йортына килеп мавыгырга яраталар, — ди Зөлфия Абделкадыйровна.
Быелгы яшь кинематографистлар бәйгесендә 10-13 һәм 14-18 яшькәчә булганнар алты номинациядә — «Документаль экран», «Анимация сәнгате», «Уен киносы», «Фәнни-популяр фильм», «Телевизион журналистика» һәм «И это все о нем» дип исемләнгән Сергей Чернышевка багышланган махсус бүлекләрдә катнашканнар.
София белән Амелия исә сәнгать җитәкчеләре Зөлфия Сәфәргалиева белән берлектә бәйгегә дүрт эш — Чернышевка багышланган «И это все о нем», экология темасына «Мудрые земляни», фәнни эшләр буенча «Умка» һәм билгеле кешеләргә багышланган Олимпия чемпио-ны Федор Симашев турында фильмнар ясаганнар. Әлеге дүрт эш тә республика этабында югары бәяләнгән. Ә 11-14 июльдә махсус чакыру буенча кызлар Мәскәүдәге финал этабында катнашканнар.
«Миңа кино сәнгате бик ошый, шуңа да безнең теләгебезне күздә тотып, кызыксынган юнәлеш буенча шөгыльләнергә идеяләр биргән, ярдәм иткән, шартлар тудырган педагогыбыз Зөлфия Абделкадыйровнага без бик рәхмәтле. Бәйгедә катнашу безгә Мәскәүдә бу өлкәдә билгеле кешеләр белән аралашырга, башкалабыз белән танышырга да мөмкинлек тудырды», — ди София Москова.
Кызлар эшләгән «И это все о нем» фильмы Бөтенроссия бәйгесендә I дәрәҗә лауреат булды. Моның өчен кызлар «Артек» балалар ял лагерена юллама белән бүләкләнде. Алар алга таба бу мавыгуларын тагын да камилләштерергә, педагоглары белән бергәләп махсус грант отып, балалар иҗат йортында кинематография студиясе дә ачып җибәрергә хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев