Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөенеч Галимова картиналар иҗат итә

Без якын-тирәбездән матурлык тудыручы кешеләр турында мисаллар эзлибез. Алар безнең яныбызда, безнең арада да бар. Шуларның берсе – математик, рәссам Сөенеч Галимова.

Спас районы Иске Рәҗәп авылында Нигъмәтҗан абый белән Зөһрә апа гаиләсендә өченче бала булып кызлары туа. Әтисе ике дә уйлап тормыйча кызына Сөенеч исемен куша. Кеше тормышында исем күп роль уйный, диләр. Кызлары Сөенеч әти-әнисенә һәрвакыт сөенеч кенә китереп тора. Урта белемне үзләренең авылында ала. Балачагы, үсмер вакытлары туган авылында уза. Сөенечнең әнисе башлангыч сыйныфларда укыта. Кичләрен дәресләрен хәзерләп бетергән өч кыз әниләренә дәфтәрләр тикшерергә булыша. Ул вакытта сыйныф саен 30-40шар бала белем ала. Биш-алты сәгать укытып кайткан әнисенә гаилә тормышын алып барасы да бар бит әле. Шуның өстенә авылда агитатор, мәдәният йортларында уздырыла торган чараларда да катнашырга кирәк. Кич белән биш фәннән 40лап укучының дәфтәрләрен тикшерәсе, киләсе дәрескә план язасы, балаларның өс-башларын юасы, ашарга әзерлисе дә бар.

Кызлар, әлбәттә, әниләренә бик теләп дәфтәр тикшерергә булышалар. Үсмер вакыттан дәфтәр тикшереп үскән кыз укытучы булам дип хыялланмый. Ул әлеге хезмәтнең никадәр көч, белем таләп иткәнен күреп үсә. Ләкин һәрвакытта син уйлаганча гына барып чыкмый шул.

Математика фәнен яраткан кыз Казан дәүләт педагогика институтының математика факультетына укырга керә. Күңелле дә, шул ук вакытта бик җаваплы да уку еллары башлана. Бик тырышып, яратып үзләштерә һөнәрен Сөенеч. Әлбәттә, яшьлек бит инде, дәрестән соң дискотекаларга да йөриләр кызлар. Шуның өстенә физик культура буенча туризм түгәрәгенә дә языла ул. Биредә үзенең булачак тормыш иптәше Рамил дә шөгыльләнә. Рамил исә шул ук институтның география факультетында белем ала. Әһә, егет белән кыз арасында мәхәббәт ялкыннары кабына дип уйлыйсыздыр. Юк шул! Алар арасында бары тик дуслык кына була! Сөенеч үзенең сөйгәне белән, Рамил үзе яраткан кыз белән очраша. Көннәрдән беркөнне Сөенеч егете белән ачуланыша, кирәк бит Рамил белән йөргән кызы арасында да аңлашылмаучанлык килеп чыга. Сөенеч дус егете Рамилгә шалтыратып, үзләренә дискотекага чакыруын сорый. Рамил каршы килми, чакыра кызны. Тулай торак вахтасы аша үткәреп дискотекага кертә. Бер түгәрәккә йөри торган иптәш кызын өенә ялгыз җибәрми егет, озатып кайта. Озатып куюлар ешая. Һәм... Сөенеч укуын бетергәндә алар гаилә кора. Ә Рамилгә әле тагын бер ел укыйсы бар. Сөенеч бәби алып кайтканчы Казанда мәктәптә эшләп ала. Рамил укуын тәмамлагач, Зәйгә юллама бирәләр. 9 айлык уллары Маратны күтәреп яшь гаилә Зәй районы Аксар авылына килеп төшә, “Тәкмәк очы” дип йөртелә торган урамдагы Мәрьям әби өендә яши башлый алар.

- Шуның кадәр яхшы, киң күңелле кешеләр белән күрше булып яшәдек. Тәскирә әби, Әхмәтхан бабай, Гайшә әби, Шәмәт бабай, Гөлчирә әбиләр дөнья бәясе кешеләр иде. Урыннары оҗмахта булсын. Яңа урында тормыш башлап җибәрү бик авыр булыр иде, күршеләребез безне яратып, хөрмәт итеп кабул итте, - дип сөйли Сөенеч Нигъмәтҗан кызы.

Аксар мәктәбендә Сөенеч ханымга пионервожатый булып эшләргә, рус теле, рәсем дәресләре алып барырга да туры килә. Чын мәгънәсендә, универсал укытучы була ул. Бирегә килгәч уллары Айдар туа. Тормыш мәшәкатьләре, шатлык-юанычлары белән гомер уза тора. Тормыш иптәше Рамил Шаһитович мәктәптә география, биология, химия фәннәрен укыта. Мәктәп каршында төзелгән коттеджлардан йорт бирәләр. Тормыш иптәше, һәр эшкә кулы ятып торган Рамиле аны яңадан диярлек үзгәртеп кора. Йортка янкорма, гараж сала. Аларның йортлары әллә кайдан үзенең төзеклеге, матурлыгы белән башка йортлардан аерылып тора. Нурлат егете Рамил дә Аксар авылын үз итеп, яратып яши. Сөенеч ханым бүгенге көндә лаеклы ялда.

 

Ул – рәссам

Ул рәсемнәр ясый, бакчачылык белән шөгыльләнә. Ул иҗат иткән картиналарны күрсәң, искитәрлек алар!

Сөенеч Нигъмәтҗановна лаеклы ялга чыккач кына кулына пумала алып, рәсем ясый башлаган. Башта рәсемнәрен акварель буяулар белән ясап карый. Тик бу төр буяулар белән рәсем ясау өчен бик зур осталык кирәклеген аңлый ул. Рәсем ясау теләге дә буш урыннан гына барлыкка килмәгән. Әтисе Нигъмәтҗан абый рәсем ясарга бик оста була. Рәсемгә хирыслык каннан килә дигән сүз. Сөенеч ханым рәсем сәнгате белеме булмый торып, чын картиналар тудыру мөмкин түгеллеген аңлый. Яр Чаллы, Мәскәү, Санкт-Петербург рәссамнары оештырган мастер-классларда катнаша. Ул натюрмортлар, пейзаж иҗат итә.

Әйе, чын мәгънәсендә, иҗат итә! Аның 100дән артык картинасы бар. Ул алар белән өйләрен бизи, туганнарына бирә, туган көннәргә бүләк итә. Һәр картинаны ике данәдә ясарга тырыша Сөенеч ханым.

-Безнең ике улыбыз бар. Мин картиналарымны улларыма васыять итеп калдырырга телим. Минем картиналар аларда да булсын. Оныкларыбыз да матурлыкны тоеп, аңлап үссеннәр, - ди ул.

Математика укытучысы булу рәссам булырга да ярдәм итә икән. Чөнки рәсем ясаганда математик исәп-хисап ясарга да туры килә.

 

Сөенеч ханым – бакчачы

Авыл җирендә яшәгән кеше бакчасыз яши аламыни инде! Җәй җитүгә, аларның ихатасы аллы-гөлле чәчәкләр белән тула. Ә чәчкәләрне иртә яздан үзе чәчә. Өйләрендәге бөтен тәрәзә төпләре яшелчә, чәчәк үсентеләре белән тулып утыра. Тиздән алар теплицаларга чыгачак.

-Мин бит авыл кызы, җирне яратам. Иртә яздан бакчама чыгам. Помидор, борыч, кыяр, кәбестә үстерәбез. Үсентеләрен үзем чәчәм, сатып алмыйм. Тик бакчада үстерелгән кыяр, помидор, борыч орлыкларын җыймыйм, гел яңартып торам. Алай эшләгәндә мул уңыш алып була. Элек җылы якларда гына үсә торган җимешләр дә үстереп карадык. Үстереп була, тик үзебез ашап-үскән җиләк-җимеш, яшелчәдән дә тәмлерәге юк, - ди Сөенеч ханым.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X