Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Социаль түләүләр турында кайбер яңалыклар

2023 елның 1 гыйнварыннан район буенча яңа туганнан алып 17 яшькәчә булган 1200дән артык балага бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтелә.

Бу хакта тулырак һәм агымдагы елдагы яңалыклар турында Россия Социаль фондының Зәй районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова аңлатма бирде.

- Зәй гаиләләренә ярдәм итү өчен 2023 елда 128 миллион сум акча бүлү каралган. Аның 76,8 миллионы – федераль, 51,2 миллионы республика бюджетыннан финанслана. Әлеге бер тапкыр бирелә торган пособиега гаиләдәге бер кешегә керем аена 12219 сумнан ким булган очракта дәгъва кылырга мөмкин. Түләүне билгеләгәндә гаилә керемнәренә һәм мөлкәтенә комплекслы бәя бирелә, шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына. Гаилә кеременә карап, балага пособие күләме яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процент күләмендә булачак (5926, 8889 яки 11852 сум). Әйтергә кирәк, бу – социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган биш төрле ярдәм чарасын алмаштыручы бердәм пособие (3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче бала өчен; 3 – 8 яшьлек балалар өчен һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга каралган айлык түләүләр, шулай ук йөклелек өчен айлык түләүләр).

Исегезгә төшерәбез, гариза бирү яңа елдан үзгәрешләр барлыкка килде. Ул Россия Пенсия фонды белән Социаль иминият фонды кушылу сәбәпле килеп чыкты. Зәйдә социаль фондның клиентлар хезмәте Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте һәм социаль иминият бүлеге урынына оештырылды. Гыйнвар аеннан башлап пенсия һәм социаль иминият фондлары тарафыннан бирелүче барлык социаль ярдәм чараларына гаризаны безнең Россия социаль иминият фонды клиентлар хезмәте офисында «бердәм тәрәзә» форматында бирергә була. Онлайн режимда зәйлеләргә дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәк аша 100дән артык социаль фонд хезмәте күрсәтелә.

Шунысы уңайлы — пенсияләрне һәм пособиеләрне яңадан билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә яки документлар китерергә кирәкми: элек билгеләнгән пенсияләр, федераль пособиеләр, больничный һәм башка ярдәм чараларын түләүне социаль фонд башкаруны дәвам итәчәк.

Фондларны берләштерү бу ике оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр һәм түләүләрне бердәм итү мөмкинлеге бирде. Монда зәйлеләр бернинди дә катлаулыклар тоймаячак, үзгәрешләр бары яхшы якка гына була. Ә яңа билгеләнгән пособиене рәсмиләштерү процедурасына килгәндә, ул бик гади. Күпчелек очракта түләүне рәсмиләштерү өчен гариза бирү җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмати системалары аша һәм ведомствоара хезмәттәшлек буенча юллап ала. Гыйнвар башыннан социаль фонд аша яңа форматта беренче тапкыр райондагы 17 яшькә кадәрге 150 балага бердәм пособие билгеләнде, гаиләләр беренче түләүләрне алдылар. Беренче тапкыр акча күчерү түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә башкарыла. Аннан соң түләүләр айның беренче числосыннан 25енә кадәр үтәлә. Түләүләргә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәк аша бирергә мөмкин, шулай ук Россия Социаль фондының Зәй районындагы клиентлар белән эшләү хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә дә була, безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Ел башыннан инде безгә 225 мөрәҗәгать керде. Шуларның 183е – пенсия иминияте, 42се социаль иминият мәсьәләләре буенча.

Белешмә

Россия Социаль фондының дистанцион хезмәттәшлек өчен контакт-үзәге эшли. 8-800-6-0000 бердәм номерына шалтыратып, белешмә мәгълүмат, консультация алырга, кабул итүгә язылырга, белешмә яки документларга заказ бирергә мөмкин.

Иминиятләштерүчеләр өчен барлык социаль хезмәт күрсәтүләргә дә бердәм иминият взнослары тарифы кертелә, бу исәп-хисап ясаганда хаталар җибәрү куркынычын булдырмауга һәм предприятиеләргә административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Ягъни бердәм хисап ясап рәсмиләштерерү һәм бер түләү кәгазе белән җибәрү җитә. Барлык төр социаль иминиятләштерү өчен иминият взнослары тарифлары элеккечә кала. Коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары иминият взнослары тарифлары исә 20 проценттан 7,6% проөентка кадәр кимиячәк.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев