Социаль пакеттан баш тартырга кирәкме?
Үзәк дәваханәдә агымдагы елның июленә булган мәгълүматларга караганда, районда 4252 федераль ташламадан файдаланучы социаль медицина хезмәтләре җыелмасын алу хокукына ия.
Әмма бу мөмкинлектән 1932 кеше генә файдалана, калганнары акчалата компенсацияне сайлаган. Еш кына мондый карар проблемага әйләнә: авыру кискенләшкәндә, кешеләр бушлай ала алырлык даруларга гаять зур суммалар сарыф итәргә мәҗбүр булалар. Социаль пакет турында тулы аңлатманы район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов бирә.
– Безнең табиблар еш кына, пациентның социаль пакеттан баш тартуы сәбәпле, проблемалар белән очрашуларын әйтәләр. Чөнки авыру кискенләшеп китәргә мөмкин һәм кичекмәстән кыйммәтле препаратлар кирәк була. Социаль пакеттан файдаланганда аны пациент бушлай алу хокукына ия, ә баш тарткач, даруны кыйммәт бәягә сатып алырга туры килә. Нәтиҗәдә күпләр соцпакеттан баш тартуына үкенә башлый, ташламаларны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар, әмма моны агымдагы елның 1 октябренә кадәр генә эшләргә мөмкин. Шушы көннән соң гаризалар кабул ителми.
Пациентлар, социаль пакеттан баш тартып, сәламәтлек өчен куркыныч янавы турында уйламыйлар. Ә акчалата компенсацияне сайлау кирәкле даруларны бушлай алу хокукын бетерә. Хроник авырулары булган кешеләргә социаль пакеттан баш тарту аеруча куркыныч. Болар – йөрәк-кан тамырлары патологияләре, яман шеш, шикәр чире, сулыш органнары авырулары. Бу дүрт авыру Россиядә үлемгә китерүгә сәбәп булган патологияләрнең 80 процентын тәшкил итә. Һәм аларны дәвалау заманча препаратларны даими кабул итүне таләп итә.
Ә социаль пакет табиб рецепты буенча бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре алу, инвалид балаларны махсуслаштырылган
туклану белән тәэмин итү, шифаханәләргә юлламалар, стационардан соң дарулар белән дәвалануны үз эченә ала.
Социаль пакет алуны кайтару өчен 2025 елның 1 октябренә кадәр Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Бу датадан соң карарны киләсе елга кадәр үзгәртергә мөмкин булмаячак, хәтта сәламәтлек кис-кен начарланса да.
Акча белән сәламәтлек арасында сайлау ачык: ул – социаль пакеттан файдалану. Бушлай дәвалану мөмкинлеген саклап калуны кулдан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев