Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтүнең яңа кагыйдәләре
2024 елның 1 гыйнварыннан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.
Бу хакта тулырак район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина аңлата:
— Социаль контракт — аз керемле гражданнар һәм халыкны социаль яклау органнары арасында төзелә торган ярдәм чараларын бирү турындагы шартнамә ул. Агымдагы ел башыннан кертелгән төп үзгәрешләрне санап үтәм.
Беренчедән, хәзер гражданнарның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алынмый. Икенчедән, керемнәрне исәпкә алу чоры үзгәрде, ягъни гаиләнең (ялгыз яшәүче гражданның) җан башына уртача керемен исәпләү гаилә әгъзаларының (ялгыз яшәүче гражданның) дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында гариза бирү ае алдыннан бер календарь айга кадәрге соңгы өч айдагы керем суммасыннан чыгып башкарыла (элек — гариза бирү аена кадәр өч ай иде). Өченчедән, социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм күрсәтү хокукын билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача керем күләме Татарстан Республикасында билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләме белән чагыштырыла. Дүртенчедән, гаиләнең уртача җан башына керемен исәпләгәндә гаилә составы үзгәрде. Ягъни хәзер гаилә составына гариза бирүче, аның ире (хатыны), аның балигъ булмаган балалары, аның опекасы (попечительлеге) астында булган балалар һәм аның көндезге уку формасы буенча укый торган 23 яшькә кадәрге балалары керә. Бишенчедән, шәхси эшмәкәрлекне оештыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару чаралары буенча социаль контрактлар төзегәндә гариза бирүчеләр үзләренең эшмәкәрлек компетенцияләре дәрәҗәсен билгеләү максатыннан мәҗбүри рәвештә тест узарга тиеш. Әгәр дә тестны уңышлы узмаса, махсус укулар узу мөмкинлеге бирелә, монда укыганлыкны раслаучы сертификат яки документ сорала. Әлеге документлар булмаганда, дәүләт социаль ярдәмен билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителә.
Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алу өчен шәһәрнең Рәфыйков урамы 10нчы йорт адресы буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев