Социаль яклауга мохтаҗларга багышланган хезмәт
Бу көннәрдә Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре, «Намуслы хезмәт өчен» медале иясе, районыбызның социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина 50 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтте.
Район башлыгы Разиф Кәримов аны юбилее белән котлап, озак еллар җитәкче урында тырыш хезмәте, сайлау кампанияләрен оештырудагы эшчәнлеге өчен югары бәяләп Рәхмәт хаты тапшырды.
«Хөрмәтле Эльмира Габделхаковна, сезгә профессиональлек, максатчанлык, үз кул астында эшләүчеләргә үз-үзегезгә карата таләпчәнлек, югары бурыч хисе һәм эшкә тугрылык, куелган максатка ирешүдә тырышлык сыйфатлары хас. Янәшәгездә эшләүче һәм аралашучы һәркемдә тирән хөрмәт уятасыз. Зәй муниципаль районы файдасына актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтлебез!» — диде ул.
Эльмира Габдулхаковнаның хезмәт стажы 31 ел белән исәпләнә. Шуның унбиш елын ул социаль яклау бүлеге башлыгы вазифасында. Зәй кызы буларак зәйлеләрне яхшы белүе дә бу өлкәдәге эшчәнлегендә билгеле урын тота.
Тумышы белән Аксар авылыннан булган әтисе хәрби кеше буларак, алар гаиләсе Оренбург өлкәсендәге хәрби шәһәрдә яши. Әмма бәхетсезлек очрагы сәбәпле Габделхак әфәнденең 38 яшендә гомере өзелә. Бу вакытта әле Эльмирага бары 11 ай була. Алар әле әнисенең итәк арасында гына булган апасы Гөлнар белән язмыш сынаулары кочагына ташланган ялгыз ана тәрбиясендә кала. Әмма ничек кенә булмасын Рәмзия ханым авырлыкларга бирешмичә, үз-үзенә кызларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә сүз бирә.
«Бүген кызларыма карыйм да, Аллага шөкер, дим. Җиңеллек белән үстермәсәм дә, хәзер балаларым рәхәтендә, алар белән горурланып яшим», — ди Рәмзия Шәймәрдановна.
Чыннан да шулай, Гөлнары республиканың атказанган укытучысы, Эльмирасы район үсешендә билгеле кеше.
Әниләре тәрбиясендә генә үсү сәбәпле Эльмирага Зәйнең 4нче мәктәбен тәмамлаганнан соң шәһәрдәге һөнәр училищесында повар-кондитер һәм параллель төстә хисапчы һөнәрен үзләштерүгә унсигез яшеннән эшкә керергә туры килә. Ул шәһәрнең социаль тәэминат бүлегендә инспектор булып эшли башлый. Әмма үҗәт кыз, югары белем алу турында да онытмый. Читтән торып Чабаксарның Мәскәү дәүләт социаль университетын кызыл дипломга тәмамлый. Аннан соң Башкортстанда икътисадчы — статист белгечлеге буенча югары белем ала.
Һәр эштә актив кызны хакимияттә тиз күреп алалар. 1996 елда аларны Марат Юнысов белән район яшьләр бүлеген оештырырга билгелиләр. Ягъни ул районның яшьләр эшләре идарәсен оештыручыларның берсе.
2001 елдан җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлегендә эшли башлый. 2004 елдан Зәй муниципаль районы Советы гомуми бүлеген җитәкли. Ә инде 2009 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Эльмира Хуҗина социаль яклау бүлеге башында тора. Күрәсез, төрле тармакларда үзен сынаган белгеч, җитәкче вазифасына тулы әзерлекле булып килә, шуңа да ул районның яклауга мохтаҗ һәр кешесен белә.

Бүген дә махсус хәрби операция шартларында әлеге бүлек башлыгы буларак аңа район хакимияте тарафыннан зур эш йөкләнгән. Ул һәр хәрби, аларның гаиләләре турында хәбәрдар. Кем нинди сорау белән килсә дә, аның яныннан ярдәм, киңәш алмыйча китми.
Эльмира Хуҗина юбилее уңаеннан «ТАССРның үзәк саулау комиссиясе беренче составы оешуга 100 ел» истәлекле медаленә лаек булды һәм ТР хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев