Социаль фондның җирле бүлеге эшчәнлеге – район җитәкчелеге контролендә
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Ватан сакчылары» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Зәй районындагы филиалында булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты. Визит барышында ул социаль координаторлар белән аралашты.
Фондның бурычы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү, социаль ярдәм чараларын алуда ярдәм итү, психологик - терапия ярдәме күрсәтүгә, шифаханә-курорт дәвалануына, тернәкләнү өчен техник чаралар алуда булышу.
Фондның Зәй филиалында ике социаль координатор эшли, алар хәрбиләргә юридик һәм психологик мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр. Һәр мөрәҗәгать итүчегә координаторлар мораль ярдәм күрсәтергә тырышалар һәм мөмкин булган кадәр оператив рәвештә сорауларны хәл итәргә булышалар. Фонд филиалы Зәй шәһәрненең Ленин урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефоны: 7-07-11.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев