Социаль фонд түләүләре арттырылды
Агымдагы елның гыйнварыннан Социаль фонд тарафыннан закон нигезендә күпчелек түләүләр индексацияләнде. Бу хакта фондның Зәй бүлеге җитәкчесе Лилия Камалюкова тулы аңлатма бирә.
— Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр түләүләрне арттырылган күләмдә алды. Иң элек гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә планлаштырылган 4,6 процент урынына арту 7,5 процент тәшкил итә. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык пенсионерга да кагылды. Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5 процентына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр артты. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7567,33 сумнан 8134,88 сумга кадәр арттырылды.
Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер 200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 2 меңнән артык йөкле хатын-кызга түли торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы — 12741 сум, хезмәткә яраклы өлкән кешегә 14317 сум тәшкил итә.
Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50; 75; баланың яшәү минимумының 100 проценты) күләмдә билгеләнә. Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга яшәү минимумы күләме буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 20 меңнән артык баланың ата-анасы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев