Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Социаль челтәр ятьмәсе

Апрель ае башында шәһәр суды кешеләр турында шәхси мәгълүматлар хисабына акча эшләп яткан төркемгә хөкем карары чыгарды.

Әлеге төркемне төп оештыручы булган Зәй кешесенә РФ Җинаять кодексы нигезендә 1 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү, ә төркемдәге тагын 6 кешенең һәрберсенә 1,5 ел срок белән колониягә озату билгеләнде.

Суд эшеннән билгеле булганча, әлеге төркем 6 ел дәвамында законсыз юл белән кешеләр турында мәгълүматларны, коммерция информациясен, салым органындагы, банктагы хәбәрләрне белешеп, акча эшләү максатында тараткан.

«Җинаятьчел төркем 5 меңләп клиентка хезмәт күрсәтергә өлгергән. Алар телефон звонок-лары распечаткасын, күчемсез милек исемлеген сатканнар», — ди шәһәр суды рәисе Рамил Бикмиев.

Шунысы кызыклы, төркем клиентлары арасында хатын яки иренә "хыянәт итүчеләр«не ачыклаучылар, коммерсантлар, юридик затлар булган.

Җинаятьчел төркем башта Зәйдә үз «ятьмәсен үргән», аннан алар Казанга күченеп эш йөртә башлаган. Республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматы буенча, аларны IT-җинаятьләргә каршы эшләүче махсус бүлек хезмәткәрләре ачкан.

Төркемне төп оештыручы үзенең биш ярдәмчесеннән башка үз гаебен тулысынча танып, тикшерү бүлеге белән судка кадәр килешү төзегән, 6 ел дәвамында кылганнарын тулысынча сөйләгән. Башта алар махсус офисны арендага алып эшләсәләр, аннан соң читтән торып, һәрберсе үз фатирыннан эш алып бара башлаган. Төркем өчен эшләүче махсус айтишник социаль челтәрдә үз битен булдырып, сайтка кешеләр җыйган. Биредә исә үзеңә кирәкле мәгълүматны алу өчен хезмәткә акча түләү соралган.

Шунысы бар, җинаятьчеләрнең салым органы, банклар, Росреестр базасына турыдан-туры керү мөмкинлеге булмаган, алар "кара базар"да үзләре кебек партнерлар белән эшләп, бу мәгълүматларны юллаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев