Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Смартфон ватылган, ә аны алган кибет ябылган

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына бер сатып алучы консультация сорап мөрәҗәгать иткән.

Аның бер ай элек сатып алынган смартфонының кимчелекләре ачыкланган. Мондый хәлләр еш очрый, әмма эш шунда — ул смартфон сатып алган кибет ябылган. Сервис үзәкләренең адреслары товар документациясендә күрсәтелмәгән, ә «кайнар линия»дә кулланучыга аңлаешлы җавап бирелмәгән.

— «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18нче маддәсенең 3нче пункты нигезендә кулланучыга үз таләпләрен җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яки вәкаләтле шәхси эшмәкәргә, импортерга шул ук маркадагы товарга (шул ук модель яки артикулга) алыштыру, товарның кимчелекләрен кичекмәстән түләүсез бетерү турында яки кулланучы, яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләтү таләбен кую каралган. Бу таләпләр урынына кулланучы җитештерүчегә яки импортерга сыйфатсыз товарны кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шулай итеп, сатып алучыларның үз проблемаларын законлы хәл итү мөмкинлеге бар. Сатып алучыга язмача дәгъва белдерергә киңәш ителде. Әгәр алар баш тартса, судка мөрәҗәгать итәргә була. Кирәк булганда, территориаль орган белгечләре дәгъва проектын, шулай ук судка дәгъва гаризасын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер, — дип аңлатма бирә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев