Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сироптан шикәр ясый ул

Шикәр кайнату эшенә 21 ел гомерен багышлаган Ксения Кожевникага да аерым тукталмый мөмкин түгел.

Шәһәрдәге һөнәр училищесын тәмамлаган кыз яшьли заводка килеп эшкә урнаша. Башта ул упаковкалау цехында эшли, хәзер исә шикәр чөгендереннән алынган соктан сироп ясалу өчен җаваплы.

— Менә шушы зур гына җиһазларда сироп кайный һәм безнең бүлектән ул әзер шикәр комы булып чыга. Сироп шикәр комына әйләнгәнче без аны 3 сәгать дәвамында күзәтеп, тиешле нормада булуын контрольдә тотабыз. Әлбәттә, аппаратларда кайнар сироп, ә аның тиешле дәрәҗәгә җитүен без махсус кранны ачып, аннан чыккан сиропны пыялага алабыз, салкын суда тотабыз. Шул рәвешле сиропның шикәргә әйләнү дәрәҗәсе күзәтеп торыла, — ди ул.

Ә инде биредә әзерләнгән шикәр комы, юеш чыгу сәбәпле, ул лента аша махсус киптерү барабаннарына җибәрелә.

Ксения Николаевна заводта эшләү дәверендә шикәр ясалу процессының һәр этабын да яхшы үзләштергән. Бер бүлекнең эше икенчесенең нәтиҗәле хезмәтенә бәйле булганга күрә алар, хезмәттәшләре белән киңәшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Бер-бер сироп кайнау чаңында гына да 60 тонна сыеклык була, ә аннан 400ләп капчык шикәр комы чыга, дип тә кызыклы мәгълүмат җиткерде ул.

Кожевниковлар гаиләсендә ике бала үсә, алар да әниләренең хезмәте белән даими кызыксынып тора. Ә тормыш иптәше Владимир — шулай ук шикәр әзерләнү процессына бәйләнешле кеше. Ул шикәр чөгендере басуларыннан үзенең йөк машинасында заводның кагат кырына чимал ташый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев