Синоптиклар иртәгә яшен һәм көчле яңгыр турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология үзәге 27 июньдә һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Бер тәүлек эчендә республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр фаразлана, шулай ук урыны белән боз явуы ихтимал.
Төнлә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Иртән һәм көндез Татарстанның күпчелек өлешендә көчле яңгыр көтелә.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев