Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шикәр кайнатуда заманча алымнар

“Зәй шикәре” заводында хәзер хезмәт сезоны тулы куәтенә бара. Биредә яңа уңыштан шикәр кайнату сезоны 25 августтан башланды. Россиянең иң эре шикәр заводларының берсе булган предприятие 2024-2025 ел сезонында 1241 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртергә планлаштыра. Куелган максат 197,4 мең тонна шикәр, 50,3 мең тонна меласса, 58,5 мең тонна грануллаштырылган жом җитештерү.

Предприятие өзеклекләрсез эшләсен өчен биредә даими төстә инновацион проектлар гамәлгә ашырыла. Технологик процесслар сыйфаты яхшыртылып, шикәрне югалтуларсыз алуга йөз тотыла.   
«Хәзерге вакытта  диффузия аппаратларын модернизацияләү һәм юка пленкалы парга әйләндерү аппаратын урнаштыруны үз эченә алган чаралар комплексы башкарыла. Бу эшне  2026 елга төгәлләү планлаштырыла. 2025-2026 елларда куе ярымпродуктларны эшкәртүнең технологик линиясе проекты гамәлгә ашырылачак, ул мелассаны кабат  эшкәртү хисабына өстәмә күләмдә шикәр җитештерүгә юнәлдерелгән. 2027 елга кадәр дефекосатурация бүлеген модернизацияләү һәм чөгендер бирү трактын, чөгендер юу бүлеген һәм автомобиль бораулау бүлеген төзү бурычы куелган», – ди предприятие җитәкчесе Антон Трошин.

Фото редакция архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев