Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сезнең алда баш иябез, әниләребез!

Әниләр көненә багышланган акциягә чираттагы хатны без Раушания Кәлимуллинадан алдык.

Әни, әнием, әнкәй! Бу сүзне без кадерләп, назлап әйтәбез. Чөнки әни - иң газиз, иң якын кеше. Бу дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап ак биләүгә биләгән, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәтә, беренче елмаюбызны күреп куанган. Ә беренче тәпи атлап китүебезне күргәч ничек шатланган!


Әни! Бу тылсымлы, олы сүз безнең йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әнидән башка тормышның яме, табынның күрке, күңелнең дә җылысы юк бит. Әни.... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы, ә куллары иң-иң җылы куллардыр. Шул куллары белән аркаңнан сыйпаса, бөтен кайгыларың югала. Ә йөрәкләрне эретерлек татлы сүзләре... Авырганда төннәр буе күз йоммыйча, яныбыздан китми әниләребез. Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле була ала. Әниләр дөньяда иң кадерле, иң матур кешеләр. Әниләрне сайлап алмыйлар. Әни җирдә бары тик берәү генә!


Шушы кыска гына гомеркәйләребезнең кадерен белеп яшәсәк иде. Әти-әниләр исән чагында аларның кадерен белеп, кадерләп калыйк. Иртән биш минут вакытыбызны кызганмыйча шалтыратып, хәл белеп, җылы сүзләребезне кызганмасак, алардан да бәхетле кеше булмас дөньяларда. Бүген соң инде, иртәгә шалтыратырмын әле дип иртәгәгә калдырсак, иртәгәнең булмавы да бик мөмкин. Әти-әниләребезнең ачык капкаларыннан кереп, әниебез ясаган тәмле чәйләрне эчү нинди зур бәхет! Күкләребез аяз, илләребез тыныч булып, Аллаһы Тәгаләбез барыбызга да хәерле, бәрәкәтле гомерләр бирсә иде я Раббым.


Һәркемгә үзенең әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, безгә дә әниебез бик кадерле. Аллага шөкер, бүгенге көндә безнең әниебез исән-сау.


Үзенең бай табигате, җиләкле таулары, челтерәп аккан елгалары, кешелекле һәм инсафлы, гүзәл халкы белән аерылып торган Зәй районы Пусташит авылында гомер итүче кадерлеләрдән кадерле әниебез Асия Асыл кызы Әхмәтвалиевага Аналар көне уңаеннан олы рәхмәтләремне белдерәсем килә. Алдагы көннәреңдә дә туган йортыбызның нуры булып, шатлык-куанычларга төренеп, озын-озак яшәсәң иде. Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен синең алда баш иябез, әниебез!


Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев